Губернатор Алексей Русских регионның комплекслы үсеше буенча штаб утырышында көн тәртибендәге мөһим мәсьәләләргә ачыклык кертте.
* 12 июньдә 2026 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен онлайн-тавыш бирү тәмамланды. Өлкәбездә яшәүче 112 меңнән артык кеше тавыш бирүдә катнашкан. Ульяновск, Димитровград, Инза, Барыш, Новоульяновск һәм Сенгилей шәһәрләрендәге җәмәгатьчелек киңлекләре дәүләт ярдәмендә яңартылачак.
* “Тормыш өчен инфраструктура” илкүләм проекты буенча автомобиль юлларының 90 километр озынлыгындагы таушалган участоклары яңартыла. План 36 процентка үтәлгән инде. Шулай ук хәзерге вакытта өлкә буенча 11 күпер ремонтлана. Губернатор транспорт министрлыгы белән муниципаль берәмлекләр башлыкларына ремонт эшләренең темпларын һәм сыйфатын контрольдә тотарга кушты.
* Быел 112 күп фатирлы йортны капиталь ремонтлау каралган. Торак йортларның өчтән бер өлеше яңартылган инде. Алексей Русских ремонтның темпларын киметмәскә, сыйфатын һәм сроклары үтәлешен күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән бергә контрольдә тотарга кушты.
* “Халыктан миңа бик күп мөрәҗәгатьләр килә: җирле властьлар йортларны, парклар һәм скверларны карау мәсьәләсенә бар җирдә дә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмиләр. Мәсәлән, Ульяновск һәм Димитровград шәһәрләреннән шундый шикаятьләр алынды”,- дип белдерде Губернатор һәм чиновникларга объектларны барып карау һәм барлык мәсьәләләрне дә оператив рәвештә хәл итү бурычы йөкләде.
* Ульяновскиның “Волга” футбол командасы Беренче лигада катнашу өчен путевкага ия булды. Алексей Русских уенчыларны, тренерлар штабын һәм барлык җанатарларны шушы вакыйга уңаеннан кайнар котлады. Иртәгә, 14 июньдә 14 сәгатьтә “Труд” стадионында Ульяновскиның “Волга” командасы Краснодарның “Кубань” такымы белән очрашачак.