Балаларның җәйге ялы
Төбәгебезнең җәйге сәламәтләндерү лагерьларында быел 50 мең бала ял итәчәк. Шушы көннәрдә генә беренче смена старт алды.
Губернатор Алексей Русских Деев исемендәге балалар лагеренда булып, эшнең ничек оештырылуын тикшерде. Быел биредә бөтен уңайлыклары булган яңа торак корпусы сафка бастырылган. Тиздән Ульяновск районының “Огонек” лагеренда да шундый ук корпус балаларны кабул итәчәк. Хәзер әлеге лагерьларның һәркайсында 200гә күбрәк бала ял итә алачак. 2024 елда Димитровградның “Юность” лагеренда шундый ук проект тормышка ашырылды, диде Губернатор.
“Без яңа корпусларны федераль үзәк ярдәмендә төзибез. Бүген шулай ук лагерьларда иминлек чараларын тәэмин итү һәм балаларның ял вакытын кызыклы, мавыктыргыч итеп оештыру кирәклегенә басым ясадым. “Яңа мөмкинлекләр җәе” дип аталган проектка старт бирелде – балалар иҗаты үзәкләре укытучылары лагерьларга барып дәресләр үткәрәләр”,- дип белдерде Алексей Русских.