“Ак кизләү” чишмәсе яңартыла
Шушы көннәрдә генә Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында “Ак кизләү” чишмәсен төзекләндерү эшләре башланды. Ремонт эшләре “Тирә-юнь мохитне саклау” дип аталган дәүләт программасы буенча башкарыла.
Чишмәләр территориясен төзекләндерү – мөһим һәм кирәкле чара. Аларны яңарту нәтиҗәсендә халыкны эчә торган чиста су белән тәэмин итүче чишмәләрнең экологик халәте яхшыра һәм авыл халкы тормышында зур эстетик һәм әхлакый әһәмияткә ия булган экологик оазис барлыкка килә.
“Ак кизләү” чишмәсе озак вакыт дәвамында начар хәлдә булган. Хәзер инде аның территориясен төзекләндергәннәр, түбәсе булган бура куйганнар. Чишмәне яңарту эшләрен шәхси эшмәкәр Ю.И.Титов башкара.