15 июнь – медицина хезмәткәрләре көне
Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!
Чын күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлыйм!
Сезнең һөнәрегез – тирән белем, югары профессиональлек, фидакарьлек, игътибарлылык һәм чиксез шәфкатьлелек таләп итүче чын сәләт ул. Көн саен сез иң кыйммәтле нәрсә – кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен зур җаваплылыкны үз өстегезгә аласыз.
Ульяновск өлкәсендә 17 меңнән артык югары квалификацияле белгеч хезмәт итә. Сезнең һәркайсыгыз, халык өчен медицина ярдәменең уңайлы һәм сыйфатлы булуын тәэмин итеп, сәламәтлек саклау системасы үсешенә бәһасез өлеш кертә. Хезмәт шартлары лаеклы булырга тиешлеген тирәнтен аңлап, төбәк хакимияте сезнең профессиональ эшчәнлегегез һәм көндәлек тормышыгыз өчен мөмкин кадәр уңайлы мохит булдыру юнәлешендә эшли.
Шушы бәйрәм көнендә хезмәтегез, йокысыз төннәрегез, һәрбер коткарып калган гомер, кешеләргә өмет-ышаныч бүләк итүегез өчен сезгә олы рәхмәтемне белдерәм. Сезгә нык исәнлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, профессиональ уңышлар, гаиләләрегездә иминлек һәм лаеклы рәвештә танылуыгызны телим. Фидакарь хезмәтегез өчен һәрвакытта да пациентлардан рәхмәт сүзләре ишетергә һәм җәмгыятьнең хөрмәтен казанып яшәргә язсын.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.