Өлкәбездә Корбан бәйрәме

6 июнь иртәсендә Ульяновск өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә гает намазы укылды. Бәйрәм намазында меңләгән мөселман кардәшебез катнашты.

Ульяновск шәһәренең Роза Люксембург урамындагы “Ак мәчет”тә йөзләгән дин кардәшебез бер сафка басып гает намазын укыдылар. Аларны өлкә Губернаторы урынбасары Александр Коробко сәламләде. Ул өлкә Губернаторы Алексей Русскихның Корбан бәйрәме уңаеннан тәбрикләү сүзләрен ирештерде. Ульяновск өлкәсенең мөселман җәмәгатьчелеге вәкилләре төбәгебез һәм илебез үсешенә зур өлеш кертә: хәйриячелек белән шөгыльләнәләр, мәгариф һәм мәдәният проектларын тормышка ашыралар, СВО зонасында булучыларга ярдәм итәләр, диелгән котлау хатында.

Тәбрикләү сүзләреннән соң Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин бәйрәм хотбәсен җиткерде һәм гает намазын укытты.