Өлкә Сабан туе якынлаша

КИЧКЕ САБАНТУЙ - УЛ ЯШЬЛЕК ЭНЕРГИЯСЕ!

Кичке Сабантуй - ул гади генә бәйрәм түгел. Бу - аралашу, танышу, бәйрәм атмосферасы һәм яшьлек энергиясе! Ул - ачык һавада узачак заманча дискотека.

Монда татар традицияләре һәм заманча яшьләр мәдәнияте бер сәхнәдә очрашачак!

Программада:

Яшь артистлар концерты - Ульяновск өлкәсе һәм Татарстанның талантлы артистлары халык җырларын заманча яңгыраш белән тәкъдим итә!

Кызыклы уеннар - яңа танышулар һәм бүләк оту өчен менә дигән мөмкинлек!

Этно-дискотека - татар ремиксларына биюләр!

Дресс-код: ЭТНО-УРБАН. Киемдә милли элемент: чиккән футболка, орнаментлы баш киеме, алка, чулпы, калфак, изү, кыскасы, татар модасы булу хуплана! Иң матур милли образ хуҗасын бүләк көтә!

Әй, дус, син дә кушыл! Танышырбыз, берләшербез! Рәхәтләнеп ял итәрбез! Килештекме?

Очрашу урыны - 20 июнь, ҖОМГА КӨН КИЧ БЕЛӘН, Ульяновск шәһәренең “Җиңү” ял паркы.

Бу - төсле, көчле һәм чын татарча булачак! Көтәбез! Үзеңне, дусларыңны ал да кил!

 

Сабантуй - халык бәйрәме

Хөрмәтле семберлеләр һәм шәһәребез кунаклары, сезне 21 июньдә, шимбә көнне, “Җиңү” ял паркында һәм шәһәр ипподромында узачак Сабантуйга чакырабыз.

Бәйрәмдә татарча көрәш, ат чабышларын, халык уеннарын карап һәм аларда катнашып күңел ачарга рәхим итегез! Бәйрәм сәхнәсендә өлкәбезнең һәм Татарстанның танылган сәнгать осталары үзләренең дәртле биюләре һәм   җырлары белән чыгыш ясарлар. Бәйрәмнең төп сәхнәсендә татар эстрадасы йолдызлары, Халыкара һәм Бөтенроссия җыр конкурслары лауреатлары, озак еллар ТНВ каналында “Җырлыйк әле” тапшыруын алып барган Алинә һәм Азат Кәримовлар зур концерт программасы тәкъдим итәчәкләр.

Сезнең өчен шулай ук көне буе халык уеннары мәйданчыклары, сәүдә рәтләре, кафе һәм ашханәләр эшләячәк.

Бәйрәм 10 сәгатьтә башлана.

Татарның бик борынгы, ләкин мәңге яшь һәм матур бәйрәме - Сабантуйга рәхим итегез!