Имамны бүләкләделәр

Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рәсүл хәзрәт Фаткуллов традицион Ислам кыйммәтләрен җәелдерү юнәлешендә башкарган  хезмәтләре өчен "145 лет УИС России" дип аталган истәлекле медаль белән бүләкләнде. 

Хәзрәткә әлеге бүләкне УФСИНның Ульяновск өлкәсе буенча идарәсе начальнигы, эчке хезмәт полковнигы С.В.Акимов тапшырды.
Рәсүл хәзрәт Ульяновск өлкәсе төрмәләре, төзәтү колонияләре белән хезмәттәшлек итә. Ул Ульяновск шәһәре СИЗОсына аена берничә тапкыр барып йөри, хөкем ителгән мөселман кардәшләребезгә динебез кыйммәтләрен аңлата. Хәзрәтнең үтенечен исәпкә алып, тиздән СИЗОда мөселманнар өчен махсус намаз уку бүлмәсе ачылачак, әлегә анда ремонт эшләре бара.