Язмыш йөртә бәндәне

Энем Равил миңа, апа, син - настырный кеше, ди. Бу - күп мәгънәле сүз. Үҗәт, үзмаксатчан дигәннәре миңа кагыладыр. Таләпчән дип тә өстим әле. Әнием белән әтиемнән кала бишектә чагыннан ук карап үстергән энемнән дә минем характерны әйбәт белүче кеше юктыр.

Мин күп милләтле Ульяновск өлкәсенең вакытында биш мәхәлләле зур татар авылы Төгәлбугада туып үстем. 100 елдан артык педагогик стажлы укытучылар династиясеннән. Дамир абыем, мин, кызыбыз Резидә – әтием белән әнием һөнәре дәвамчылары.

Әтием Фәсәхетдин улы Нурмөхәммәт гомерен балалар укытуга багышлады. Эшен, безне, алты баласын, укучыларын яратты, авылыбызның хөрмәтле кешеләреннән берсе иде. Мин дә әтием кебек укытучы булырга хыялландым. Билгеле, хыялларны тормышка ашыру эше җиңелләрдән булмады, сугыштан соңгы чор бит. Һөнәрле булу өчен теләк белән тырышлык кына җитми иде, укуны дәвам итәргә мөмкинчелек тә чикле чак. Якын гына тирә-юньдә татар телендә һөнәр бирүче уку йортлары юк иде. Менә 30 нчы елларда Ульяновск шәһәрендә татар мәктәпләренә укытучылар әзерләүче институт булган икән. Әтием белән әнием шунда белем алганнар. Сугышка кадәр ул биш еллык педагогия институтына әйләнә.

1961 елда Урта Исәнтимер мәктәбен бик яхшы билгеләргә генә тәмамлап, шунда укырга кердем. Әмма мине татар иле тартты – 1962 елда кабат сынаулар биреп, Казан педагогия институтына күчтем. 1967 елда рус теле һәм әдәбияты факультетын кызыл дипломга бетердем. Балачак хыялым тормышка ашты: гомерем буе яраткан эшемне башкарырга насыйп булды. Аңа хәтле әле тормыш сынауларын җиңеп, озын һәм әйләнеч юллар үтәргә туры килде...

Җидееллык мәктәптән соң укуны дәвам итәргә татар мәктәпләре юк иде. Әтием белән әнием Нурлат районы Кизләү авылы урта мәктәбенә җибәрергә булдылар. Мин укырга яраттым, ерак булса да ризалаштым. Кирәкле документларны җыеп, юлга чыктым. Анда барганым юк иде, юлны җентекләп өйрәттеләр. Авылыбыздан ун чакрым чамасы ераклыктагы Мачәй (Масеево отрубы) авылына басу юлы белән киттем. Юлда бер кеше дә очрамады. Ул авылда әтиемнәрнең бергә эшләгән, һаман да аралашып торган дуслары Ислам абыйларда кундым. Аннан Казан-Уфа поезды белән Нурлатка хәтле барасы. Икенче көнне авыл башындагы тукталышка (разъезд) чыктым. Яныма 25-30 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат килеп басты. 13-14 яшьлек бу кыз бала тәвәккәлләп ничек бер үзе юлга чыкты икән дип гаҗәпләнде микән: “Куда едете, девушка?”- дип сорап куйды. Мин исә тәкәббер генә: “Уеду!”- дип кырт кистем. Бу баланың урысча сүз запасы чамалы икән дип уйлады, бугай: “Ну-ну, уедете”,- диде. Әңгәмәбез шулай бик тиз тәмамланды.

Нурлат станциясендә поезддан төшкәч, юлаучы машиналарны көтүчеләр тукталышына бардым. Озак көттермәде, бер йөк машинасы алды мине. Эшкә баручы бригада булгандыр, кузовка 5-6 ир-ат янына менеп утырдым. Юлда кинәт яңгыр ява башлады. Юлчылар белән бергә зур калын брезент тент астына кереп сыендым. Һәрвакыт миңа яхшы кешеләр генә очрады. Шул чакта да ник берсе сүз яки кул белән кагылсын... “Татарстан” авылында (отрубында) төшеп калдым. Анда да әтиләр белән бергә Ульяновскида укыган дусларын – Гариф абыйларны табып кердем. Икенче көнне зур кызлары Рая апа белән Кизләү авылына барып, документларымны тапшырып кайттык. Ерактан ук игътибарны үзенә тартып торган ике катлы мәктәп Кизләү елгасы буенда урнашкан икән. Заманында ул дин әһелләре әзерләүче мәдрәсә булган ди. Әмма анда барып укырга гына насыйп булмады. Үкенмәдем.

Ике ел өйдә, А.М.Горький әйтмешли, тормыш университеты үтәргә туры килде. Эшләгәнең кеше өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен, ди торган иде әнием. Мине авыл тормышының тавык та чүпләп бетергесез көндәлек мәшәкатьләре уратып алды. Сугыштан соң туган дүрт энемне карадым. Җәйләрен колхоз эшенә йөрдем, тегәргә, чигәргә, бәйләргә, әниемнән ипи салырга һәм башка аш-су серләрен өйрәндем. Энеләрем үсеп җиткәнче әтием белән мал азыгы әзерләдек, көрәк белән казып бакчага бәрәңге, яшелчә утырттык, ялан аяк изеп, ягарга тирес кирпече ясап киптердек, кыскасы, әтием капчыкның авызыннан тотса, мин икенче башыннан күтәрдем. Ял көннәрендә Казан радиосы тапшыруларын тыңладым, авыл мәдәният йорты үткәргән чараларда да актив булдым, җырладым, биедем. Шулай ук кышкы озын төннәрдә Дамир абыем авыл китапханәсеннән алып кайтып биргән татар, урыс, чит ил язучыларының күп кенә китапларын укыдым. Үзем яраткан урыс язучысы Л.Н.Толстойның күләмле әсәрләрен, шул исәптән дүрт томлы “Война и мир” роман-эпопеясын укып чыктым. Булачак һөнәремнең дә нигезе шулчак салынгандыр дип уйлыйм, чөнки офыкта алда торган максат маягы сүнмәгән иде әле.

Минем бәхеткә, бездән җиде чакрым ераклыктагы Урта Исәнтимер авылында 1958 елда татар балалары өчен урта мәктәп ачылды. Ике дә уйламадым, 17 яшемдә тагын парта артына утырдым. Уку-укыту өчен кабинетлары, бөтен уңайлыклары булган илаһи матур, җылы ике катлы агач мәктәп иде. Укучылар район, чиктәш Куйбышев - Самара өлкәсе, Татарстан районнарыннан җыелды. Казан, Ульяновск, Мәләкәс - Димитровград шәһәрләре педагогия институтларыннан укытучылар килде. Барысы да татар милләтеннән иде. Укулар рус телендә алып барылды. Чөнки мәктәпнең төп максаты – югары уку йортларында укуларын рус телендә дәвам итәргә әзерлекле укучылар чыгарудан гыйбарәт иде. Төгәл фәннәрнең безгә авырдан бирелгән җирләрен ана телебездә төшендереп җибәрәләр иде. Хәзерге урта мәктәпләр программасыннан аермалы буларак, төп фәннәр – рус, татар телләре, физика, математика, химия һәм тарих фәннәре өчен атналык сәгать саннары күбрәк иде. Терлекчелек, кырчылык буенча дәресләр, практик занятиеләр үткәрелде. Хәтта киномеханик һөнәре дә алып чыктык.

Мин бу мәктәпнең беренче чыгарылыш укучысы. Мәктәпкә йөреп укыдым. Юлда очраган кайберәүләрнең: “Әллә укырга барасыңмы?”- дигән кинаяле сүзләренә исем дә китмәде. Минем яшьтәшләрем дә укыды. Уку гына түгел, мәктәп тормышын да тансыклаганмын икән. Җәмәгать эшләрендә дә актив булдым: класс старостасы (оештыручы), комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын да теләп башкардым, дәрестән соң үткәрелгән чараларга, фән түгәрәкләренә йөрдем.

Кышкы салкыннарда да, берничә көн барган буранлы көннәрдә дә укулар тукталмады. Бүгенгедәй истә әле, иртәнге ашын ашап кына җылы өеннән класска килеп утырган яшьтәшем, Исәнтимер егете Назыйм Исмагилов: “Клара, син специально җилгә каршы килдеңме әллә, битләрең кызарган”,- дип шаярткан иде (“Өмет”не ала ул, исенә төшерер әле, дидем). Әйе, иртәнге караңгыда кар каплаган, бер кеше дә аяк басмаган юлны үткәндә салкын җилләр мине шулай иркәлиләр иде шул. Йөреп укырга авыр, дип барыбер укуны ташламадым.

Шулай өч ел буена бер үзем генә ике авыл арасын урадым. Шөкер, юлларымда куркыныч хәлләргә юлыкмадым, начар ниятле кешеләр, бүреләр дә очрамады. Фәрештәләр теләкләремә амин дип торганнардыр, күрәмсең.

Олы тормыш юлына чыгарган мәктәбемә, имтиханнарны уңышлы тапшырып, теләгән югары уку йортына керерлек тирән белем биргән укытучыларыма рәхмәтле дә, бурычлы да мин. Үз эшләренең фанатлары, чын педагоглар укытып, тәрбияләп чыгарган укучылар арасында нинди генә һөнәр ияләре юк?! Хәтта район, өлкә, Татарстан югары дәүләт органнары җитәкчеләре дә бар. Казан дәүләт университетының юридик факультетын бетергән, Татарстан Республикасы юстиция министры булып озак еллар эшләгән Мидхәт Корманов та Урта Исәнтимер мәктәбе укучысы. Сүз уңаеннан, Корманов Мидхәт Мәзгут улы турында “Өмет”тә 2011 елның 1 июль санында фоторәсеме белән күләмле язма чыккан иде.

Бу язмам үзем турында түгел, тәвәккәл, бернинди авырлыклардан, сынаулардан курыкмый торган бер кеше хакында сыман. Язмыш фәрештәләр канаты астында саклап йөртәдер бәндәне, дип яши-яши аңлыйсың икән.

Клара ВӘЛИШИНА-САБИРОВА,

Иске Төгәлбуга-Сарман.