9 май – Бөек Ватан сугышында Җиңү көне

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр!

Чын йөрәктән сезне Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлыйм!

80 ел элек Бөек Ватан сугышы фашистлар Германиясен тар-мар итү белән тәмамланды. Ул безнең халкыбызга исәпсез-хисапсыз әрнү-газаплар һәм корбаннар китерде. Туган илебез иреге һәм бәйсезлеге өчен газиз гомерләрен биргән геройларыбыз батырлыгы алдында түбәнчелек белән башыбызны иябез һәм тылда Җиңүне якынайтучылар турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз.

Бүген, шушы истәлекле датаны билгеләп үтеп, без данлыклы героик үткәнебезне искә төшерәбез һәм киләчәккә зур ышаныч белән карыйбыз. Бөек Ватан сугышы геройларын искә алабыз һәм бүген махсус хәрби операция барышында батырлык һәм фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, илебезне саклаучыларга олы хөрмәтебезне һәм ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның ныклыгы һәм Туган илгә тугрылыгы – ул ата-бабаларыбыз батырлыгының турыдан-туры дәвамы.

Бөек Ватан сугышында Җиңү һәм махсус хәрби операциянең уңышлы тәмамлануы безнең илебезгә тынычлык һәм иминлек китерсен, ә геройлар турында якты истәлекләр Россиянең көчле һәм чәчәк атучы киләчәген булдырырга ярдәм итсен иде.

Кадерле дуслар, сезгә нык исәнлек, иминлек һәм күк йөзенең һәрчак тыныч булуын телим!

Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.