Сугыш чоры баласы

Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов сугыш ветераны Зәйтүнә Мурасовага Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан азык-төлек наборы тапшырды.

Зәйтүнә Шакир кызы Мурасова – сугыш чоры баласы. Ул Татарстанның Чүпрәле районы Түбән Чәке авылында туып үсә. Әтисе – колхоз рәисе, абыйлары бригадирлар булып эшләвенә карамастан, әнисе белән бергә кырда, терлекчелек фермасында, ындыр табагында эшләп йөри. Ә инде үсеп буй җиткәч, Ульяновскига килеп урнаша һәм автомобиль заводында, күн-аяк киемнәре комбинатында тырышып хезмәт итә. Фидакарь хезмәте өчен медальләр, мактау билгеләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

“Без сезнең буын кешеләренең батырлыгы турында беләбез һәм сезнең хакта истәлекләр киләчәк буыннарга барып җитсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез”,- диде Рамил Абитов.