Ветеран йорты каршында концерт
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Радищево район үзәгендә гомер кичерүче сугыш ветераны Рауза Адельша кызы Шамсутдинова яшәгән йорт каршында концерт узды. Рауза апа бала вакытында Ленинград блокадасы михнәтләрен үз җилкәсендә татыган.
Район хакимияте башлыгы Александр Белотелов Бөек Ватан сугышы елларында күп авырлыклар күргән, ачлык һәм ялангачлыкны татыган Рауза Шамсутдинованы Бөек Җиңү бәйрәме белән кайнар котлап, исәнлек-саулык, озын гомер, якыннарының хөрмәтен, җан җылысын тоеп яшәвен теләде. Сезнең батырлыкка тиң гомер юлыгыз яшь буын өчен үрнәк булып тора, диде ул. Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре ветеранны һәм аның туганнарын сугыш чорындагы патриотик җырлар белән шатландырдылар. Безгә – өлкәннәргә олы хөрмәт күрсәткән өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт, күңелем күтәрелеп китте, якты дөньяда яшисе дә яшисе әле, ди Рауза Адельша кызы.