Беркем дә онытылмый, бернәрсә дә онытылмас!

Николаевка районы Зур Чирекле авылы урта мәктәбе педагогик коллективы балаларга патриотик тәрбия бирү мәсьәләсен күз уңында тота.

Мәктәп укытучылары һәм укучылары изге урынны – Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган авылдашлары истәлегенә куелган обелискны һәм “Алар Туган ил өчен сугыштылар”, “Җиңү солдатлары” дип аталган стелаларны һәрвакытта да чиста итеп, тәртиптә тоталар. Биредә еш кына территорияне төзекләндерү буенча өмәләр үткәрелә. Менә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан да обелиск тирәсен тәртипкә китергәннәр.