Чернобыль фаҗигасе кабатланмасын
Ульяновск өлкәсендә Чернобыль АЭСындагы фаҗиганең 39 еллыгына багышланган искә алу чарасы узды.
Төбәгебез халкы зур техноген аварияне бетерүдә катнашучыларның портретларын күтәреп уздылар һәм “Чернобыль колоколы” һәйкәле янына чәчәкләр куйдылар. Әлеге чарада Губернатор Алексей Русских катнашты.
“Бүген без авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан ветераннар белән бергә “Чернобыль колоколы” һәйкәле янына җыедык. Безнең арабыздан киткән геройларны искә алдык. Хәзер безнең алдыбызда ветераннар һәм аларның гаиләләре турында кайгыртучанлык күрсәтү бурычы тора. Шул максатта профпатология медицина үзәген үстерәбез. Шулай ук авариядә катнашучыларның батырлыгын мәңгеләштерүне дәвам итәбез. Күптән түгел Кузоватовода мемориал ачтык”,- дип белдерде Алексей Русских.
Хәзерге вакытта безнең өлкәдә Чернобыль АЭСындагы катастрофа нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 760 инвалид исәпләнә.
“Әлеге истәлекле дата алдыннан муниципаль берәмлекләрдә авария нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль тикшерү тәмамланды. Мөрәҗәгать итүчеләргә адреслы материаль ярдәм күрсәтелде, шулай ук реабилитацияләү өчен юллама бирелде. Моннан тыш, башка ярдәм күрсәтү чаралары да сакланып калды. Мәсәлән, коммуналь хезмәтләр өчен ай саен акчалата компенсация түләнелә. Инвалидлар Языководагы махсус пансионатка барып йөриләр, алар анда дәвалану курсы узалар, ял итәләр”,- ди өлкәнең социаль үсеш министры Дмитрий Батраков.