Фельдшер Азиза Гафурова авылга эшкә кайткан
Быел 14 медик “Земство докторы/Земство фельдшеры” программасы буенча Ульяновск өлкәсе хастаханәләренә эшкә урнашкан.
Әлеге программаны тормышка ашыру сәламәтлек саклау сферасында кадрлар дефицитын киметү һәм ерак районнарда яшәүчеләрне сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә. Кадрлар җәлеп итү - “Озак һәм актив яшәү” илкүләм проектының мөһим бурычларыннан берсе.
Сигез врач һәм урта медицина белеме булган алты белгеч авыл медицина учреждениеләрендә эшли башлаган. Фельдшер Азиза Гафурова әйтүенчә, 750 мең сум күләмендә бер тапкыр акчалата түләү аның өчен зур ярдәм булып тора.
“2005-2016 елларда Новоспасское бистәсендә яшәп, икенче урта мәктәптә белем алдым. Аннары Ульяновск фармацевтика колледжын “Ашыгыч ярдәм” белгечлеге буенча тәмамладым. Туган районыма кайтып, якташларыма ярдәм күрсәтәсем килде. Стимуллаштыру түләүләре, эш шартлары, хезмәт хакы, эш урыныннан торак бирү яшь белгечләр өчен зур роль уйный. Безнең төбәктә шундый кадрлар программасында катнашу мөмкинлеге булуы шатландыра”,- ди Азиза Гафурова.
Ә Рязаново участок хастаханәсе шәфкать туташы Надежда Родионова Атнагыл авылы фельдшерлык пунктында эшкә керешкән.