Спорт берләштерә
“Ульяновская правда” газетасы призына 81 нче өлкә җиңел атлетика эстафетасында биш меңгә якын кеше катнашты.
Спортчыларны Россиянең спорт министры, Олимпия комитеты президенты Михаил Дегтярев һәм Губернатор Алексей Русских сәламләде.
“Президент Владимир Владимирович Путин спорт һәм физкультура тармагына зур игътибар бирә. Массакүләм спортны үстерү бурычы куя. 81 нче җиңел атлетика эстафетасы кебек ярышлар - массакүләм спорт хәрәкәте өчен бик тә ныклы фундамент ул. Шунысы аеруча шатландыра - эстафета Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә уза. Халкыбызның батырлыгы, нацизмга каршы көрәш хакына үзен корбан итүе безнең хәтерләрдә һәм күңелләрдә сакланачак. Мин сезгә барыгызга да уңышлар, ышаныч, өмет һәм мәхәббәт телим. Спорт безне берләштерә”,- диде Михаил Дегтярев.
Алексей Русских хәбәр итүенчә, биш меңгә якын кеше елның төп спорт вакыйгасы стартына чыккан. Бөек Ватан сугышы елларында старт алган әлеге эстафета Ульяновск өлкәсендә һәм тулаем Идел буенда иң масштаблы спорт ярышларының берсе булып тора. 7585 метрга сузылган эстафета трассасын меңләгән шәһәр халкы һәм калабыз кунаклары күзәтә.
“Эстафетаны РФ спорт министрлыгы ярдәмендә үткәрәбез. Әлеге бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Гаиләләр, мәктәп укучылары һәм студентлар, предприятиеләр эшчеләре, сәламәтлек ягыннан үзенчәлекләре булган спортчылар катнаша. Беренче тапкыр эстафетага СВО ветераннарын керттек. Традиция буенча ярышларга Олимпия чемпионнарын - Ирина Привалова белән Гөлнара Галкина-Самитованы, Владимир Крыловны чакырдык. Спорт чикләрне бетерә, шәһәрләр һәм авылларны, һөнәрләрне, Россия җәмәгатьчееген берләштерә”,- диде регион башлыгы.