Сабантуйга әзерләнәбез

Ульяновск шәһәренең Тимерьюл район хакимиятендә татар халкының милли бәйрәменә - Сабан туена әзерләнү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Утырыш шәһәр башлыгы урынбасары Алексей Онищенко рәислегендә узды.

Киңәшмәгә хакимиятнең спорт, мәдәният, халыкның ялын оештыру бүлекләре вәкилләре чакырулы иде.

“Хәзер инде традициягә кергән Сабантуй бәйрәмен 7 июньдә “Винновская роща” ял паркында үткәрергә ниятлибез. Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәмдә халыкны бай эчтәлекле концерт программасы, спорт ярышлары, милли көрәш, йола уеннары көтә. Сәхнә түрендә үрнәк татар гаиләләрен, сугыш чоры балаларын, тыл хезмәтчәннәрен һәм СВО ветераннарын хөрмәтләү каралган”,- ди Ульяновск шәһәр Думасы депутаты, татар автономиясенең Тимерьюл район советы рәисе Рамил Абитов.