Тыл хезмәтчәннәренә - юбилей медальләре
Димитровград шәһәр Думасы рәисе Ксения Душкова тыл хезмәтчәннәренә “Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләрен тапшырды.
Димитровградта гомер кичерүче Рәисә Габдрауф кызына быелның мартында 99 яшь тулган. Сугыш вакытында ул туган авылы Әсән колхозында һәм Мәләкәс крупозаводында эшли. Ә сугыштан соңгы елларда тукучы һөнәрен үзләштереп, льнокомбинатта хезмәт итә. Аннары пенсиягә - лаеклы ялга чыкканчы Димитровград икмәк заводында тир түгә. Менә шулай бөтен гомерем эштә, тырыш хезмәттә үтте, ди хөрмәтле ветеран.
Ә Әхмәт Гәрәй аганың хезмәт стажы 75 елдан артык. Сугыш елларында унике яшьлек малай, күпчелек яшьтәшләре кебек, хатын-кызлар белән бергә колхоз кырында эшләп йөри. Елмаеп исенә төшерә ул заманнарны. Ачлык-ялангачлык теңкәгә тисә дә, үзара дус-тату, аңлашып, бер-беребезгә таянып яшәдек, ди ул. Юбилей медален алганнан соң, ул чиксез шатланып, бүләкне килененә күрсәтергә ашыкты. Килене әйтүенчә, Әхмәт Гәрәй ага бүген дә әле йорты янындагы бакчада яшелчәләр, җиләк-җимешләр үстерә.
“Тормышны өзелеп яратучы буын вәкилләре акрын гына безнең арабыздан китә. Алардан илебез тарихын ишетеп калырга, олы яшьтәге тыл хезмәтчәннәренең кулларыннан тотып рәхмәт сүзләребезне җиткерергә ашыгыйк”,- ди Ксения Душкова.