Герой һәм Остаз
Үткән атнада Губернатор Алексей Русских Новоспасское районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Самат Ахат улы Хакимовның өендә булып, каһарманның хәлен белеште. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан аңа “Новоспасское районының мактаулы кешесе” дигән дәрәҗәле исем бирелгән.
Самат Ахат улына - 98 яшь. Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында туып үскән. Ул 1943 елда армия сафларына чакырыла һәм уку-укыту автополкы бүлекчәсенә җибәрелә. Аннары зенит гаскәрләрендә хезмәт итә. Фронтта күрсәткән батырлык үрнәкләре өчен 2 нче дәрәҗәле Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.
Самат Ахат улы бөтен гомерен тырыш, намуслы хезмәткә багышлаган. Күпләр аны Новоспасское АТПсының беренче класслы машина йөртүчесе буларак яхшы белә. Шофер буларак юллар төзүдә, уңышны җыеп алуда һәм терлек азыгы әзерләүдә катнашкан. Шулай ук үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирергә дә өлгергән. Ветеранның ишле гаиләсе күпләр өчен үрнәк булырлык. Ул ике улы белән кызының, алты оныгының, сигез оныкчыгының җан җылысын, хөрмәтен тоеп, бәхетле, тыныч картлык көннәре кичерә. Бер оныгы - Наил Рөстәм улы Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан. Аны Батырлык - Мужество ордены белән бүләкләгәннәр.
“Сезгә исәнлек-саулык, хәерле озын гомер телибез. Бөек Ватан сугышы елларында батырлык үрнәкләре күрсәтүегез өчен Сезнең алдыгызда түбәнчелек белән башыбызны иябез. Сез - дәһшәтле сугышның тере шаһиты”,- диде өлкә Губернаторы.
Алексей Русских сугыш ветеранына истәлекле бүләкләр тапшырды.