Җиңү өчен мең кат рәхмәт!

Минем бабам Мортаза Фасахов башкалабыз Мәскәүнең Дон зиратында җирләнгән. Узган елда бертуганымның баласы Галия Фәрид кызы Таирова гаиләбезнең күптәнге хыялын тормышка ашырып, бик тә изге, саваплы эш эшләде. Ул бабабыбызның туган ягындагы - Татарстанның Аксубай районы Яңа Демкин авылындагы туфракны алып, Мәскәүнең Дон зиратына, бабабызның каберенә илтеп куйды. Шул мизгелләрдә аның күңел түрендә Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан узган бабабыз истәлегенә багышланган шигъри юллар барлыкка килгән.

Изия НИГМАДЬЯНОВА,

Ульяновск шәһәре.

 

Җиңү өчен мең кат рәхмәт!

Ямьле яфраклар астында,

Башкала тынлыгында

Төзелде гранит пьедестал,

Алтын исем ул ташта.

 

Тыныч анда... кошлар сайрый,

Көн дә балкып таң ата.

Тамчыларның чыңы да

Күңелләрдә яз уята.

 

Исемгә карыйм елмаеп,

Ә күземнән яшь тама,

Кызганыч, сине, бабам,

Белмәдем исән чакта...

 

Нинди идең? Омтылышың,

Хыялың нинди иде?

Фронтка киткәндә йөрәгең

Нинди хисләр кичерде?

 

Син якладың Ватаныңны,

Балаларың, йортыңны.

Һичкайчан без онытмабыз

Синең батырлыгыңны.

 

Рәхмәт сиңа, бабам минем,

Тыныч дөньялар өчен.

Синең кыюлыгың миңа

Бирәдер яшәү көчен.

 

Минем өчен, син, бабам,

Китаптагы каһарман.

Җиңү өчен мең кат рәхмәт,

Мин сине бик яратам!

Галия ТАИРОВА.