Ульяновск өлкәсендә туып үскән татарлар - Советлар Союзы Геройлары

Абдрязаков Али Касыйм улы, 1912 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында туган. Сапер батальоны бүлекчәсе командиры. 1944 елның 22 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Аипов Мәхмүт Ильяч улы, 1920 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылында туган. Автоматчы. 1945 елның 31 маенда үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Беркутов Ибраһим Билал улы, 1918 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Калда авылында туган. Сапер взводы командиры. 1943 елның 13 ноябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1943 елның 4 декабрендә һәлак булган.

Богданов Хамзә Сәлим улы, 1904 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында туган. Мотоукчылар бригадасы командиры, полковник. 1945 елның 31 маенда Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Нугаев Нәҗиб Ногман улы, 1910 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Иске Яндука авылында туган. Танкларга каршы орудие наводчигы, кече сержант. 1943 елның 26 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Умеркин Абдулхак Сәгыйть улы, 1910 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Зөя Башы авылында туган. Батарея командиры. 1942 елның 20 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Хәбиев Вилдан Сәид улы, 1924 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Урта Терешка авылында туган. Миномет бүлекчәсе командиры. 1943 елның 30 октябрендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. 1945 елның 11 мартында һәлак булган.

Хусаинов Зәкәрий Сафит улы, 1914 елда Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районы Мосеевка - Муса авылында туган. Танк командиры, старшина. 1945 елның 24 мартында үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.

Юносов Нәбиулла Зәйнулла улы, 1925 елда Ленинградта туган. Армиягә алганчы һәм сугыш тәмамланганнан соң Мәләкәстә (хәзер - Димитровград) яшәгән һәм хезмәт иткән. Артиллерист, орудие командиры. 1944 елның 21 июнендә Советлар Союзы Герое исеме бирелгән.