Мөфтине гадилеге бизәде
Озак еллар Ульяновск өлкәсе мөфтие, региональ диния нәзарәте рәисе, баш казый хезмәтен үтәгән Сәүбән хәзрәт Сулейманов фани дөньядан бакыйлыкка күчте.
Без үскән чакта әби-бабайлар, бәхетле үлем насыйп итсен, дип теләк телиләр иде. Динле, иманлы Зур Чирекле авылында туып үсеп, ун яшендә үк намазга баскан, ураза тоткан Сәүбән хәзрәт тә гомер буе шундый теләктә булгандыр, мөгаен. Ул якыннары янәшәсендә бәхетле, тыныч картлык көннәре кичереп, озак авырып, әрнеп-сыкрап ятмыйча, кеше кулына калмыйча, бу дөньядан матур һәм җиңел генә китеп барды.
Бөтен гомерен динебезгә хезмәткә багышлаган Сәүбән хәзрәт үзеннән соң гаҗәеп бай рухи мирас, якты, тирән эз, халык күңелендә беркайчан да онытылмас истәлекләр калдырды. Өлкәнең татар авылларында аның ярдәмендә торгызылган илледән артык мәчетнең биек манарасыннан бүген моңлы азан тавышы яңгырый, мәдрәсәләрдә шәкертләр белем ала. 1989 елда Сәүбән хәзрәт тырышлыгы һәм көче белән сафка бастырылган Чардаклы бистәсе мәчете ишекләре һәркемгә ачык. Аның янәшәсендә урнашкан мәдрәсәдә өлкәннәр һәм балалар Коръән китабын укырга өйрәнәләр. Хәләл җефете Асия абыстай белән тәрбияләп үстергән балалары, шулай ук кияү-киленнәре, оныклары – барысы да дин юлында булып, хәләл тормыш белән яшиләр. Ул гомер иткән йортта биш вакыт намаз укылып, корбаннар чалына, ифтарлар үткәрелә.
Өлкәбезнең татар-мөселман җәмәгатьчелеге, якыннары Сәүбән хәзрәтне соңгы юлга бик тә зурлап озатты. Хөрмәтле мөфтиебезгә җеназа намазы өч тапкыр укылды. Беренче тапкыр җеназа намазын Чардаклы бистәсендә, хәзрәт гомер кичергән йортта укыдылар. Анда районнардан килгән вәкилләр, өлкә мөселманнарының үзәк диния нәзарәте җитәкчеләре катнашты. Православие динендәге танышлары, дуслары һәм күршеләре дә гаиләсенең кайгысын уртаклаштылар. Хәзрәт бик тә гади, аралашучан, ярдәмчел иде, гадел булды, елмаеп кына сөйләште, акыллы киңәшләрен бирде, диде алар.
Ә өйлә намазыннан соң җеназа намазы Ульяновск шәһәренең Үзәк Җәмигъ мәчете йортында укылды. Анда өч йөзгә якын мөселман кардәшебез сафларга баскан иде. Өлкә мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин җеназа намазын укытыр алдыннан Сәүбән хәзрәт турында күңел хатирәләре белән бүлеште.
“Сәүбән хәзрәт – Әюп хәзрәт Дебердеевның эшен лаеклы рәвештә дәвам итүче. Ул мөфти вазыйфасын үз өстенә алырга озак ризалашмады. Губернатор генерал Шаманов үтенеп сорагач кына ризалыгын бирде. Ә Чардаклы мәчетен төзегәндә “УАЗ” машинасы белән халыкны йорттан-йортка намазга җыеп йөрүе турында бүген дә әле искә төшереп сөйлиләр. Ул беренчеләрдән булып гаиләсе белән Шәһри Болгарга ел саен барып йөри башлады. Хөрмәтле хәзрәтебездә сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә хас күркәм сыйфатлар бар иде”,- диде мөфти.
Мәркәзебез Казанның Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин Сәүбән хәзрәтнең теләсә кем белән уртак тел таба белүе, татарча дога кылдыру осталыгы турында сокланып сөйләде. Аның белән аралашуы рәхәт иде, бервакытта да масаймады, гади, кешелекле булып калды, диде Ильяс хәзрәт.
Ульяновскиның Үзәк Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Сафин Сәүбән хәзрәт белән бер чорда эшли башлаулары турында искә төшерде.
“2002 елда Сәүбән хәзрәт мөфти булып сайланды, ә мин имам вазыйфасына алындым. Бер-беребезгә таянып, үзара ярдәмләшеп динебезгә хезмәт иттек, традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерергә тырыштык”,- диде хәзрәт.
Ә Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин Сәүбән хәзрәтнең гадилеге, ачык йөзле булуы белән аерылып торуы хакында сөйләде.
“Динебезне үстерүгә бәһасез өлеш керткән Сәүбән хәзрәт әгәр югары уку йортын тәмамлаган булса, һичшиксез, дипломат булып эшли алган булыр иде. Ул губернатор белән дә, шәһәр башлыгы белән дә, авылдагы мәчет карты белән дә ашыкмыйча, сабыр гына, һәр сүзен тирәнтен уйлап кына сөйләшә иде. Динне саклау белән беррәттән, туган телебезне үстерү, гаиләләрдә балаларга әхлакый тәрбия бирү кирәклеген аңлый иде”,- диде мохтарият җитәкчесе.
Самара өлкәсе мөфтие Талип хәзрәт Яруллин да Сәүбән хәзрәтнең ата-бабаларыбыз әманәт итеп калдырган динисламны үстерүгә, гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Ул барыбызның да остазы, киңәшчесе иде, аңардан үрнәк алырга тырыштык, диде Самара мөфтие.
Хушлашу мәрасимендә катнашучылар Сәүбән хәзрәтнең яхшы кеше булуы һәм аны бәхилләүләре турында өч мәртәбә кабатлаганнан соң, Илдар хаҗи җеназа намазын укытты. Аннары хөрмәтле мөфтиебезне дәфен кылу өчен туган якларына – Николаевка районы Зур Чирекле авылына алып киттеләр.
Зур Чирекле мәчетендә дә Сәүбән хәзрәт белән хушлашырга йөзләгән кеше җыелган иде. Өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте мәчетләре имамнары аларга хак вә пакь динебез турында тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләделәр. Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин да Уфадан кадәр килеп җитеп, халыкка вәгазен ирештерде.
“Сәүбән хәзрәт атеизмнан котылып, дин һәм вөҗдан иреге бирелгәннән соң, беренчеләрдән булып җиң сызганып исламны халыкка җиткерүгә керешкән аксакалларыбызның берсе. Ул үзе яшәгән Чардаклыда мәчет һәм мәдрәсә төзеде, өлкә авылларында мәчетләр торгызды, җомга мәктәпләре ачты, “Биләр” мәдрәсәсен эшләтеп җибәрүдә актив катнашты. Аны берничә тапкыр Үзәк диния нәзарәтенең президиумы әгъзасы итеп сайладык. Хәзрәтебез сиксәненче еллар башында ук Шәһри Болгарга сукмак салып, гаиләсе, туганнары белән анда барып йөрде. Туксанынчы еллар башында өлкә мөселманнарын изге җирләргә хаҗ сәфәренә алып барды. Яңа Зимница авылында “Хансөяров укулары” үткәрүне җайга салды. Губернаторлар, православие дине әһелләре белән дус булып, аңлашып яшәде. Рухы шат, урыны җәннәтнең түрләрендә булсын”,- диде Баш мөфти.
Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин җеназа намазын укытканнан соң, Сәүбән хәзрәтне ата-бабалары туфрагында - Зур Чирекле авылы зиратында җирләделәр.
Сәүбән хәзрәт редакциябезнең ышанычлы, тугрылыклы дусты иде. Без аның белән дистә еллар дәвамында аралашып яшәдек. Авылларда мәчетләр ачу тантанасына безне дә үзе белән алып бара иде. Нәкъ менә аның тәкъдиме белән газетабызда атна саен намаз уку вакыталары календарен бастыра башладык. Ул мөфтият тормышындагы яңалыклар белән бүлешеп, киңәшләрен һәм тәкъдимнәрен җиткереп торды. Хәзрәтебез ачык йөзле, киң күңелле, кешелекле булуы белән теләсә кемне дә үзенә карата иде.
Исхак ХӘЛИМОВ.