Ашлык та үстерә, атлар да үрчетә
Бүгенге көндә “Абушаев” агрофирмасы - Ульяновск өлкәсенең ашлык фондына игенне иң күп тапшыручыларның берсе.
Ульяновск районында җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең 20 проценты шушы хуҗалык өлешенә туры килә. Заманча матди-техник базага ия булып, авыл хуҗалыгы техникасын һәм алдынгы тәҗрибәне нәтиҗәле файдаланып, агрофирма ел саен авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышын җыеп ала.
Әлеге предприятиегә җир улы, хезмәт кешесе Рәфис Айнетдинов җитәкчелек итә. Андыйлар турында: “Ныклы хуҗалыкчы”,- дип әйтәләр. Аграр сферада башка төрле эш итүе мөмкин дә түгел: кыр бөтен көчен, тырышлыгын куеп хезмәт итүчеләрне генә ярата.
Рәфис Сәитгали улы үзенең белгечләр командасы белән егерме ел элек хуҗалыкны алдынгылар сафына чыгара. Ташландык хәлдә яткан җирләр эшкәртелә башлый һәм бу авылдагы инфраструктураны, хуҗалыкның матди-техник базасын саклап калу, өстәмә эш урыннары булдыру мөмкинлеге тудыра.
Рәфис Сәитгали улының турыдан-туры катнашында предприятие кырларында туфракны эшкәртүдә ресурслар һәм энергияне саклаучы технология кулланыла. Әлеге технология ягулык-майлау материалларын азрак куллану мөмкинлеге бирә. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү физик күләменең индексы ел саен арта бара, хуҗалык тотрыклы рәвештә яхшы уңыш җыеп ала.
“Абушаев” агрофирмасы биш ел элек бәрәңге үстерүгә керешкән. Экспериментның беренче елында ук 150 гектар мәйданнан 4950 тонна бәрәңге җыеп алганнар, һәр гектардан уртача уңдырышлылык 330 центнер тәшкил иткән. Сугару системасын куллану нәтиҗәсендә бәрәңгебез югары уңыш бирә, ди Рәфис Айнетдинов.
Җитештерү сферасы эшчәнлеге белән беррәттән, Рәфис Сәитгали улы хезмәткәрләрен социаль тәэмин итү мәсьәләләрен дә күз уңында тота. Кыр эшләре вакытында механизаторларны көненә ике тапкыр түләүсез ашаталар, эш урынына хуҗалык транспорты белән илтеп куялар. Эшчеләрнең социаль-көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүгә, хезмәткәрләргә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, аз тәэмин ителгән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүгә предприятие ел саен 1-1,5 миллион сум акча бүлеп бирә.
Рәфис Айнетдинов Бирючевка мәктәбенә даими рәвештә булыша - ремонт эшләренә һәм яңа инвентарь юнәтүгә акча бүлеп бирә, өстәвенә, хуҗалык хезмәткәрләренең балаларын һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны мәктәп ашханәсендә тукландыруга бәйле чыгымнарны үз өстенә алган.
Агрофирма шулай ук хезмәт ветераннарының һәм тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының күңелләрен күрә - бүләкләр тараталар, бәйрәм кичәләренә чакырып хөрмәтлиләр.
Айнетдиновлар гаиләсе өлкә һәм район татар милли-мәдәни автономияләренә дә саллы ярдәм күрсәтә.
Рәфис Сәитгали ашлык та үстерә, атлар да үрчетә.
“Атлар карау - яраткан шөгылем, хоббием, мин алардан башка бер көн дә тора алмыйм. Бөтен гаиләбез белән җыелып казылык ясыйбыз. Телеңне йотарлык тәмле була”,- ди фермер.
И.ХАСИБОВ.