“Алга” Абдулла авылын яшәтә

Самат Солтан улы Насыйров менә утыз елдан артык инде Чардаклы районының “Алга” авыл хуҗалыгы производство кооперативына (колхоз) җитәкчелек итә.

“Мин “Алга” колхозында 1980 елдан бирле, Рязаново авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң туган авылыма әйләнеп кайттым. Механик булырга укыган идем, авыл хуҗалыгы машиналары буенча инженер, икенче төрле әйткәндә, снабженец итеп эшкә алдылар. Аннары армия сафларында хезмәт итеп кайтып, Ульяновск авыл хуҗалыгы институтына читтән торып укырга кердем. Шуннан соң баш энергетик итеп күчерделәр. Шушы вакыттан бирле хуҗалыгыбызны, кем әйтмешли, инәсеннән җебенә кадәр яхшы беләм. 1981-1985 еллар - зур үзгәрешләр чоры: техниканы - тракторлар һәм комбайннарны яңарту башланды, колхозга кабинасы булган беренче СК-5ләр кайтып төште. Бу чорда Абдулла һәм Әсән авыллары кырларында, ике бригаданың 4387 гектар җирендә бөтен нәрсәне дә диярлек үстерә идек.

1985 елда колхоз рәисе итеп Д.Р.Кәлимуллин билгеләнде. Аның җитәкчелегендә эшләп, 1989 елда көнбагышның уңдырышлылыгы буенча Россия күләмендә икенче урынга чыктык - һәр гектардан уртача 29 центнер җыеп алдык, ә кайбер кырлар 32 центнер бирде. Ул чакта безгә Почет байрагы тапшырдылар. Өстәмә рәвештә ПАЗ “Вездеход” автобусы, “КамАЗ” машинасы кайтып төште, ә уңышны үстерүчеләргә берничә оклад күләмендә премияләр түләнелде.

1993 елда Д.И.Калимуллин киткәч, мине колхоз җитәкчесе итеп билгеләделәр. Тиздән перестройка башланды - 1993-2002 еллар безнең өчен иң катлаулы вакыт булды. Кайбер кырларны бөтенләй чәчмичә калдырырга туры килде, ашламалар турында әйтәсе дә юк - хәерчелек заманы... Шуңа да карамастан, авырлыкларга бирешмәдек, сынаулар алдында сыгылып төшмәдек. Бер генә карыш җирне дә беркемгә дә бирмәдек, тагын әле читтән беркүпме җир алдык, хәзерге вакытта чәчүлек мәйданнарыбыз 5 мең гектар чамасы. Терлекчелектән дә баш тартмадык - мөгезле эре терлекләр, савым сыерлар асрыйбыз. Бүген хуҗалыгыбыз “Алга” авыл хуҗалыгы кооперативы (колхоз) дип атала, милекнең өлешле формасын саклап калдык. Техника белән без тулысынча тәэмин ителгән. Аны һәр елны яңартып торабыз. Мәсәлән, бер елны үз акчабызга һәм лизингка 80 миллион сумлык техника юнәттек. Заманадан артта калырга ярамый, замана белән бергә атларга кирәк. Хәзер минем белән янәшә улларым эшли, теләсә кайсы вакытта хуҗалыкны аларга ышандырып калдыра алам һәм барысы да әйбәт булачагына ышанам”,- ди Самат Солтан улы.

“Алга” хуҗалыгы җитәкчелеге Абдулла авылының социаль-мәдәни үсешенә дә зур игътибар бирә. Күптән түгел хуҗалык көче белән элеккеге мәктәпнең спорт залында ремонт ясап, клуб ачып җибәргәннәр. Шушы клуб карамагында үзешчән татар театры уңышлы гына эшләп килә. Абдулла артистлары авыл халкын спектакльләре белән шатландыралар. Ә хәзер авылыбызның юбилеена әзерләнәбез, аны июль аенда зурдан кубып үткәрергә ниятлибез, ди Самат Насыйров.

И.ХАСИБОВ.