Солдат хатлары

Нәрсә ул бәхет? Кем бәхетле? Бу сорауларга бер төгәл генә җавап юктыр, мөгаен.

Балалар язучысы А.П.Гайдар да: “Что такое счастье: каждый понимал по своему”,- дип яза. Бәхет ул, минемчә, Хак Тәгалә адәменә бүләк иткән язмыштыр. Син бәхетле шул чакта: көткән якын кешең исән-имин кайтып керсә.

Хәтер дәфтәрем, әй, калын. Аның беренче битендә, билгеле, әтием Фәсәхетдин улы Нурмөхәммәт, әнием Шәфигулла кызы Минсара белән бәйлеләре. Әтием 1941 елның октябрь аенда фронтка алына. Ул мине, биш көнлек кызын, кулына алып: “Шул сабый балам бәхетенә булса да исән-имин кайтсам иде. Көтегез, дошманны җиңеп кайтырбыз”,- дип саубуллашкан.

27 яшьлек әнием әтиемнән өч бала белән калган. Ульяновск шәһәрендә лейтенантлар курсларында әзерлек үткәч, Мәскәү өчен дошман белән хәлиткеч бәрелешләрдә штаб элемтәчесе булып катнаша. Шунда бик каты яралана. Әтиемнән хат көткән атналарга, айларга тиң бер-бер артлы көннәр үтә. Тик 1942 елның январь аенда хат ташучы: “Ваш муж лейтенант Сабиров Н.Ф. геройски погиб, похоронен в братской могиле г.Борисоглебска”, - дигән кара мөһерлесен тапшыра әниемә.

Сугыш китергән авырлыкларны, балалары язмышлары өчен җавапчылыкны үз җилкәләренә алган көчле рухлы аналар каршында баш ияргә генә кала. Әнием бирешми, аталары дәвамы балаларыма мин кирәк, дип тормышка ябыша, күз яшьләрен күрсәтми, күңел төшенкелегенә бирешмәскә тырыша. Ананың уң кулы, бер эштән дә курку белмәс 8 яшьлек Дамир улы бар. Хәйран калырлык, сабыр, түземле булган ул. Өмет өзми барыбер әтиемне көткән.

Сабыр иткән морадына ирешкән, диләр бит. Май аеның бер кояшлы көнендә әтиемнең өчпочмаклы солдат хаты килеп төшә. Эш шунда була: Мәскәүдән ерак түгел Борисоглебск шәһәренә якын кыр госпиталендә әтиемә беренче ярдәмне күрсәтәләр. Дошман госпитальгә якынлашып, бомбага тота башлагач, яралыларны Мәскәүгә алып китәргә җитешәләр җитешүен, тик аларның кием-салымнары белән документлары шунда кала. Ул җирләрне азат иткәч, документлар буенча яралы сугышчыларны һәлак булучылар исемлегенә кертәләр. Мәскәү госпитальләренең берсендә өч ай буена операция артыннан операция ясап, әтиемнең тәненнән снаряд ярчыкларын чүплиләр. Ә берсе, борчак хәтлесе генә йөрәк янында сыенып кала.

Аякка басканнан соң, Мәскәүдән алып Днепр елгасы ярларына кадәр авылларны, шәһәрләрне азат итеп барган озын, авыр фронт юллары. Аннары батыр йөрәкле почтальоннар ике арада сагыну хатларын йөртәләр. Кыска гына ялга, привалга тукталгач, мылтык түтәсенә, котелок төбенә куеп, кайчак ай яктысында язылган солдат хатлары күпме күңел җылысы, якты өмет белән сугарылганнар бит! Тылда армый-талмый фронт өчен хезмәт куючылар сугыш бетеп, якыннары исән-имин кайтырлар дип көтеп, авырлыкларга теш кысып түзгәннәр. Алар язган хатлар сугышчыларга көч, дәрт, дәрман биреп, рухларын күтәргәннәр. Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткәннәр бит.

Япониягә каршы сугыш игълан ителгәч, әтиемне артиллерия расчеты командиры буларак, Ерак Көнчыгышка җибәргәннәр. Анда киткәнче берничә көнлек ял биргәннәр үзенә. Ялга кайтам, көтегез, дип язган хатын әнием алганчы үзе кайтып керә. Мин шунда дүртенче яшемдә беренче мәртәбә әтиемне күрдем. Баштарак ятсындым үзеннән, аннан соң ияләшеп киттем тагын, хәтта аның белән китәргә дә җыендым. Яшел төстәге фанерадан ясалган юл чемоданына уенчыкларымны, чынаякларымны куйганны хәтерлим. Ул киткәндә күпме генә юатсалар да, бик озак еладым.

Менә биш яшемдә, 1946 елның октябрь аенда (ул бер ел Владивосток шәһәрендә хәрби хезмәттә була) әтиемнең бөтенләйгә кайтуын бик әйбәт хәтерлим. Әнием әтиемне каршы алырга дип станциягә киткәч, Дамир абыем белән (3 яшьлек Раян бозамык чиреннән үлгән) урамнан кермичә аларны көттек. Мин йөгереп барып әтиемне кочаклап алдым: шинеленең салкын сәдәфләренә битем белән капландым, миңа бик ят шинеленең исе борынымны кытыклады.

Илебез бәйсезлеге өчен барган яу кырларында башларын куйганнар алдында без - исәннәр бурычлы, дип кайтуга җиң сызганып эшкә керешә (ул башлангыч класслар укытучысы иде).

Туган авылыбыз Иске Төгәлбугадан ерак түгел авылларның дүрт ел эшләмәгән башлангыч мәктәпләрен торгызып, укытып йөрде. Сүз дә юк, атасыз калган ач-ялангач балаларны укырга тарту күп көч сорагандыр, әмма зарланмаган. Укыту-тәрбия эшләрен җайга сала. Укучыларын уку әсбаплары белән тәэмин итү чараларын күрә. Тормыш-көнкүреш шартларын җайга салу өчен шактый эш башкарырга туры килә. Җылы киемнәре булмаган бәләкәчләрен кышкы суыкларда туны итәгенә төреп мәктәпкә алып килеп, өйләренә илтеп куя иде. Ятимнәр мәктәпкә килгән төшкә әниебез үзе салган ипи белән кайнар чәй әзерләп куйды. Әтием эшен, балаларны яратты, намус белән укытып, тәрбияләп олы тормыш юлына бастырды. Әтием минем беренче укытучым, мин аның һөнәр дәвамчысы да.

Кышларын укытса, җәй көннәрендә колхозыбызда эш тапты. Мәктәп, колхоз партия оешмалары секретаре вазыйфасын башкарды. Сугыш вакытында хәлсезләнгән хуҗалыкны аякка бастыруга да үзеннән зур өлеш кертте. Укучылар ата-аналары, халык арасында агарту эшләрен җәелдерде.

Аллага шөкер, әтием күкрәге тулы орден-медальләр белән ут эченнән исән-имин кайтып, безне, алты баласын, укучыларын бәхетле итте. Без әтиле гаиләдә үстек. Тамагыбыз тук, өстебез бөтен булды. Сугыш елларында үсеп куйган 12 яшьлек улы Дамир белән бакчасын тутырып бәрәңгесен, яшелчәсен утыртты, кош-корт асрады. Ару-талуны белмәс, кайгыртучан гаилә терәге булды. Хаклы рәвештә горурланырлык, тыныч тормыш сагына басарга сәләтле биш ул тәрбияләп үстерде. Дамир абыем белән энем Наил Германиядә, Марат белән Ринат энеләрем әтиемнең сугышны тәмамлап кайткан илебезнең Ерак Көнчыгыш чигендә хезмәт иттеләр. Равилебез Иделебез сагында булды. Алардан бары тик яхшы, сөенечле хат-хәбәрләр килеп торды. Хәрби әзерлек отличникларын тәрбияләп үстергән әти белән әни командирларыннан Рәхмәт, Мактау хатлары алдылар.

Лаеклы ялга чыккач та, бернигә карамастан, тулы канлы тормыш алып барды. Халык арасында булды, һаман да төрле җәмәгать эшләрендә активлык күрсәтте. Аны җиде төрле һөнәр иясе дә дияргә була, һич тик торуны белмәде, бигрәк тә күңел биреп бакчачылык белән шөгыльләнде. Безнең якларда җәйләрен олысы-кечесе велосипедта йөри, чөнки авыл зур, кибетләр, базарлар ерак. Әтием 75 яшендә дә велосипедка утырып, кирәк җиренә җилдереп кенә барып кайта иде. Әйтерсең лә, йөрәге янындагы 1942 елда алган ярадан калган снаряд ярчыгы бөтенләй юк, үлем дә бик озакка чигенгән. Әмма китәргә җыенмаган икән шул. Чираттагы олы бәйрәмне - Совет Армиясе көнен үткәрергә әзерләнеп йөргәндә, йоклаган җиреннән шул ярчык арабыздан алып китте аны.

Әтиемнең вафатына 40 ел. Без - дүрт баласы, оныклары, оныкчыклары, аның рухына тап төшермичә яшәргә тырышабыз. Тормыштан ямь табып, булганына шөкер итеп яшәргә өйрәткәне өчен аңа мәңге рәхмәтлебез. Намуслы, чиста күңелле, изге кеше итеп дога белән искә алып торабыз. Ул үлгәндә аның күңеле тыныч булгандыр, чөнки кабере туган авылында, якыннары янәшәсендә. Сугыш һәм хезмәт ветераны каберенә чәчәкләр салалар.

Әтиемнең фронттан язган хатлары сакланмаган. Бары тик сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 80 ел элек, 1945 елда командиры полковник Реутов әтиемә тапшырган И.В.Сталинның Рәхмәт хатын аның истәлеге итеп саклыйм. Гадәттәгечә, сугыш турында документаль фильмнарны игътибар белән карыйм: әтиемнең яшь чагын күрмәмме дип. Хәрби бәрелешләр вакытында берничә мәртәбә кинооператорлар төшереп киттеләр, дип сөйләгән иде ул. Мәскәүдә оныгы Рафаэль “Үлемсез полк” парадына бабасы портреты белән чыкты.

Клара ВӘЛИШИНА-САБИРОВА,

Сарман-Иске Төгәлбуга.