Иман нуры иде күркәм йөзендә

Ишеевка район үзәгендә гомер кичергән Хезмәт ветераны, “Өмет” газетасының актив авторы, танылган мөгаллимә Фирдәүсә ханым Исхакова быелның мартында фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Яман чир әле яңа гына 72 яше тулган Фирдәүсә апабызны безнең арабыздан мәңгелеккә алып китте.

Фирдәүсә Вакыйф кызының бакыйлыкка күчүенә кырык көн булу уңаеннан  уллары һәм киленнәре барлык туганнарын, дусларын һәм күршеләрен Ишеевканың “Ислам нуры” мәчетенә җыеп, мәрхүмәнең рухын шатландырып, аш мәҗлесе үткәрделәр. Мәҗлестә “Өмет” газетасы редакциясе хезмәткәрләре дә катнашты.

Мәчет аксакаллары Коръәни-Кәримнән аять-сүрәләр укудан хасил булган әҗер-савапларны мәрхүмәнең рухына багышлаганнан соң, якыннары, шәкертләре һәм дуслары Фирдәүсә апаның изге эш-гамәлләрен искә алдылар.

“Өмет” газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов милләт җанлы, иманлы Фирдәүсә Вакыйф кызының өч дистә елга якын редакция белән тыгыз элемтәдә торуы турында сөйләде.

“Фирдәүсә апа “Өмет” газетасы редакциясе белән ихлас күңелдән хезмәттәшлек итте. Ишеевка мөселманнарының дини тормышы, фидакарь хезмәтләре белән дан казанган, уңган-булган якташлары турындагы җылы эчтәлекле язмаларын һәрвакыт безгә юллый иде. Ул һәр дини мәҗлестә халыкны “Өмет” газетасына язылырга өнди һәм подписка җиткән саен егермедән артык кешедән акчаларын җыеп алып почтага илтеп тапшыра иде”,- диде баш редактор.

Фирдәүсә апаның йомшак холыклы, киң күңелле, кешелекле һәм ярдәмчел булуы барыбызга да билгеле. Шуңа да аның тугрылыклы дуслары, ахирәтләре күп иде. Ул хезмәт юлын бергә башлап җибәреп, соңгы сулышына кадәр ахирәтләр булган Әлфия ханым кулында җан биргән. Үзе дә ачык йөзле, олы йөрәкле Әлфия ханым якын дустының гомере буе игелекле гамәлләр кылып яшәвен күз яшьләре аша искә алды.

“Фирдәүсә ханым беренчеләрдән булып намазга басты, дини гыйлем алды һәм бистәбезнең татар хатын-кызларын дин юлына тартты. Ул мәчеттә дин дәресләре оештырып, бик күпләрне гарәп графикасы нигезендә укырга һәм язарга өйрәтте. Мәчеткә йөрергә мөмкинлеге булмаган олы яшьтәге кешеләрнең өйләренә барып дәресләр бирә иде. Бистәбезнең шушы нурлы мәчетен төзүдә дә Фирдәүсә ахирәтемнең өлеше бәяләп бетергесез зур булды”,- диде Әлфия ханым, күңел хатирәләре белән бүлешеп.

Мәҗлестә Фирдәүсә Вакыйф кызының бертуган апалары Рәхинә белән Рәфика дә катнаштылар. Самара шәһәрендә гомер кичерүче Рәфика ханым сеңелесен эчкерсез җылы сүзләр белән искә төшерде.

“Сеңелебез кешеләрне хөрмәт итә, ярата, һәркайсына ярдәм кулы сузарга омтыла иде. Динебезнең асылын өйрәтеп, гореф-гадәтләрне, йолаларны җиренә җиткереп үтәп яшәргә тырышты. Аны дога белән искә алып шушы мәҗлесне оештыручы мәчет җитәкчеләренә, абыстайларга, мөгаллимәләргә, мәрхүмәнең уллары Фирдинат белән Фәрхатькә, дусларына олы рәхмәтебезне белдерәбез”,- диде бертуган апасы һәм хис-тойгыларын шигъри юллар аша ирештерде.

“Һәрвакытта күңелең саф иде,

Иман нуры иде күркәм йөзеңдә.

Олы хезмәтеңне күрдек, сеңелем,

Үрнәк булдың безгә гомергә.

 

Мәңгелек урының булса иде җәннәт,

Якты, нурлы булсын гүрең дә.

Кешелекле, игелекле булып калдың,

Кадерле туган син безнең күңелдә”.

Р.НИГЪМӘТЛЕ.