Туган илгә мәхәббәт иманнан килә

Җомга вәгазе

Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә мактауларыбыз һәм шөкерләребез, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.а.в.с.), гаиләсенә, сәхабәләренә һәм Кыямәт көненә кадәр аның юлыннан баручыларга сәламнәребез, хәмед-сәнәләребез булсын.

Мөхтәрәм мөселман кардәшләребез! Бүген, 9 май көнне, Россиянең һәм элеккеге Советлар Союзы дәүләтләренең барча халыклары Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итә. Шуңа күрә бу атнадагы вәгазебез Туган илгә мәхәббәт һәм үз халкыңның, туган ягыңның, туган җиреңнең тарихын, үткәнен белү кирәклеге турында булыр.

Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) затлы Мәккәдә туып үсә. 622 елда ул үзенең сәхабәләре белән бергә туган җирләрен ташлап китәргә һәм Мәдинәгә барып урнашырга мәҗбүр була. Шәһәрдән чыгып киткәндә, ул Мәккә тарафына борыла да: “Аллаһы белән ант итәм! Син, Мәккә - Аллаһы каршында иң яхшы һәм Ул иң яраткан җир. Әгәр сине ташлап китәргә мәҗбүр итмәсәләр, мин ташлап китмәс идем”,- дип әйтә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) Мәдинәгә күченеп килгәч, аны да шулай ук көчле итеп ярата. Мәдинә белән янәшәдә генә Өхөд тавы урнашкан. Пәйгамбәребез (с.а.в.с.): “Өхөд - безне яратучы һәм без яраткан тау”,- дип әйткән. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең сәхабәләре белән бергә шәһәрне һәм аның халкын дошманнардан саклый һәм яклый.

Мөселманнар күченеп килгәннән соң, беренче ел ярым дәвамында намазларны Иерусалимдагы әл-Акса мәчете тарафына карап укыйлар. Әмма Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) намазларны Олуг Кәгъбәтуллаһ тарафына карап укырга бөтен күңеле белән тели. Чөнки ул Мәккәне, җир йөзендәге иң беренче мәчетне - Кәгъбәтуллаһны өзелеп ярата. Аның бу теләге кабул була һәм Аллаһы Тәгалә намазларны Мәккәдәге әл-Хәрәм мәчетенә юнәлеп укырга әмер бирә. Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) кая гына барып чыкса да, ул урыннар чәчәк ата башлый һәм бәрәкәт белән тула. Барча кешеләр дә Пәйгамбәребез (с.а.в.с.) яшәгән җирдә, аның янәшәсендә яшәргә тели. Бала вакытында, Хәлимә (р.а.) тәрбиягә алгач, ул бер нәсел белән бергә яши башлый. Һәм бу җирлеккә бәрәкәт иңә. Яңгырлар күп итеп ява. Кыскача гына әйткәндә, Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзе көн күргән җирлекне гүзәллек, асыл мәгънә һәм мәхәббәт белән бизи. Ул кешеләрне һәм тирә-юньне ярата. 

Туган илгә мәхәббәт иманнан килә, дигән сүзләрне еш ишетәбез. Галимнәр әйтүенчә, Туган ил сүзе өч төрле мәгънәгә ия. Беренчедән, безнең Туган илебез - ул җәннәт, оҗмах. Бу фани дөньяда без бары тик кунакта гына бит. Һәрбер иманлы кеше җәннәтне ярата һәм анда эләгергә хыяллана. Шуңа күрә җәннәтне ярату, аңа карата мәхәббәт иманнан килә. Икенчедән, Туган ил дип әйткәндә, әлбәттә инде, мөбарәк Мәккә каласы күз алдыбызга килеп баса. Чөнки Адәм атабыз (а.с.) белән Һава анабыз (р.а.) җиргә төшерелгәннән соң, алар өчен Мәккә җир йөзендәге иң беренче торак пункт була. Ул - ата-анабызның Туган иле. Мәккәгә, Кәгъбәтуллаһка мәхәббәт иманнан килә. Шуңа күрә мөмкинлеге булган мөселманнар гомердә бер тапкыр булса да хаҗга барырга тиеш. Өченчедән, Туган ил дигәндә, туганнарыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз, эне-сеңелләребез гомер иткән, якыннарыбыз дәфен кылынган урын күздә тотыла. Пәйгамбәребезнең (с.а.в.с.) хәдисләрендә туганлык җепләрен саклау һәм мәрхүмнәрнең каберләрен зиярәт кылу кирәклеге хакында күп тапкырлар әйтелә. Шуңа күрә без туган якларыбызны, үзебез һәм туганнарыбыз яшәгән җирләрне яратырга тиеш.

Аллаһының Рәсүле (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Хыянәт итү, ышанып тапшырганны саклый алмау икейөзле (монафыйк) кешенең билгесе булып тора”,- дип әйткән (Бохари).

Ата-бабаларыбыз яшәү, төзү, булдыру һәм кадерләп саклау өчен безгә шушы җирләрне әманәт итеп тапшырып калдырдылар. Шуңа күрә Оренбург мөселман җыелышы мөфтие 1941 елда дошман гаскәрләре безнең территориягә бәреп кергәннән соң немец илбасарларына каршы җиһад игълан итә. Сугыш кырларында газиз Ватан хакына хәтта гомерләрен дә кызганмаган, башларын салган мөселман кардәшләребез Кыямәт көнендә югары шәһитлек дәрәҗәсенә ирешерләр дип ышанабыз.

Советлар Союзы Бөек Ватан сугышы елларында 26,6 миллион кешесен югалта. Бу санга хәрби хезмәткәрләр дә, гади халык та керә. Бу Җиңү безгә бик тә кыйммәткә төште.

Советлар иленең курку белмәс мөселманнары Бөек Җиңүгә зур өлеш кертәләр, аларның батырлыгы киләчәк буыннар хәтерендә, тарих битләрендә сакланачак. Кызыл Армиянең күпсанлы хәрби подразделениеләре мөселман халыклары вәкилләреннән төзелә.

Туган илебезне чын геройларча саклаган һәм яклаган берничә мөселман солдатының исемен һәм батырлыгын искә төшереп үтик әле.

Миннигали Хәбибулла улы Губайдуллин. 1944 елда Херсон өлкәсендәге һөҗүм операцияләре вакытында лейтенант Губайдуллин, курганны кулга төшерү буенча приказны үтәп, дошман дзоты амбразурасын үзенең гәүдәсе белән каплый һәм шул рәвешле Александр Матросов - Шакирҗан Мөхәммәтҗанов батырлыгын кабатлый.

Башкорстанда туып үскән Гази Казыйхан улы Заһитов беренчеләрдән булып җиңелгән Берлинның Рейхстагы өстенә Җиңү Байрагын кадый.

Өлкән лейтенант Мәгубә Хөсәен кызы Сыртланова төнге бомбардировщикта 780нән артык сугышчан очыш ясый.

Әхмәд хан Солтан - ике тапкыр Советлар Союзы Герое, кырым татары. Ул легендар очучы буларак тарихка кереп кала. 1945 елның 29 апрелендә Берлин өстендә соңгы дошман самолетын бәреп төшерә. Сугыш вакытында ул барлыгы 603 сугышчан очыш ясый, 152 һава сугышы үткәрә һәм 30 дошман самолетын бәреп төшерүгә ирешә.

Разведчик Нурмый Халәф улы Шәрипов - разведка взводы бүлекчәсе командиры, өлкән сержант. Ул берничә тапкыр дошман тылына үтеп кереп, разведка ясый һәм фашистларны әсирлеккә ала. Шулай бервакыт дошман тылына үтеп кергәч, немецлар аның группасын эзәрлекли башлый. Шәрипов сугышчыларын кайтарып җибәрә, ә үзе аларны арттан ышыклап бара. Дошман солдатлары чолганышка алгач, ул соңгы гранатасы белән үзен һәм фашистларны шартлата.

Мотоукчылар батальонының автоматчылар взводы командиры Зариф Закир улы Алимов Балатон күле янындагы сугышларда һәлак була. Советлар Союзы Герое. Геройның соңгы сүзләре болай яңгырый: “Минем Туган илем, минем халкым ирекле һәм бәхетле булып яшәсен өчен мин барысын да бирдем”,- ди ул.

Подполковник Гатауллин Әнвәр Җиһангир улы данлыклы очучы була. Күктә фаҗигагә юлыгып, ул катлаулы шартларда яна торган самолетын дошманның артиллерия позицияләренә юнәлтә.

Шагыйрь һәм сугышчы Муса Җәлил какшамас батырлык, патриотлык һәм ныклык үрнәге, фашизмга каршы көрәш символы булып тора. Ул фашистлар концлагеренең адәм баласы түзә алмаслык шартларында шигырьләр яза, фашистларга көрәш алып бару буенча яшертен оешма оештыра һәм үзенең ун татар иптәше, көрәштәше белән бергә җәзалап үтерелә.

Геройларыбыз турында күпме генә искә төшерсәк тә, алар күргәнне һәм кичергәнне тулысынча, ахыргача аңлый алмабыздыр, мөгаен. Сугышта катнашучылар һәм тылда фронтка ярдәм итүчеләр турында күп китаплар язылган.

161 татар, 96 казах, 69 үзбәк, 57 дагыстан, 43 әзәрбәйҗан, 39 башкорт, 18 төрекмән, 14 таҗик, 7 кабардин, 6 адыг, 6 чечен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.  Безнең Ульяновск өлкәсендә туып үскән 10 татарга шушы исем бирелә.

Аллаһы Тәгаләдән сугыш юлларыннан узган барлык мөселманнарның да гөнаһларын кичерүен һәм җәннәтләренә керергә насыйп итүен сорыйбыз. Аларның каберләре нурлы, якты булсын. Әмин.

Без Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм Җиңү көнен якынайтуга үз өлешләрен кертүчеләргә чиксез рәхмәтлебез. Әмма шуны онытмыйк, исебездә тотыйк: без бары тик Аллаһының ярдәме белән генә җиңдек бит. Коръәни-Кәримдә: “Җиңү - Аллаһтан гына. Һичшиксез, Аллаһ - Бөек (Җиңелмәс), Хикмәт иясе”,- дип әйтелә (әл-Әнфәл, 10). Шуңа күрә чиксез мактауларыбыз һәм шөкерләребез барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләгә булсын.

Вәгазь РДУМның Голәмәләр шурасы тарафыннан расланды.