“Безнең Бөек Җиңүебез” марш-эстафетасы
Ульяновскиның Җиңүнең 30 еллыгы мәйданында Идел буе федераль округында узачак “Безнең Бөек Җиңүебез” марш-эстафетасына тантаналы рәвештә старт бирелде.
Әлеге акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан уза һәм тарихи хәтерне ныгыту, патриотлык традицияләрен дәвам иттерү, СВОда катнашучыларга теләктәшлек белдерү максаты куя.
“Бүген СВОда – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм Россиянең яңа регионнарында яшәүчеләргә 20 тонна гуманитар ярдәм озаттык. Гуманитар йөкне җыюда Идел буе федераль округының КПРФ активистлары һәм илебез язмышына битараф булмаган гражданнар катнашты. Азык-төлек, төзелеш материаллары, посылкалар һәм башка кирәкле әйберләрне төяп җибәрдек. Шулай ук Запорожье өлкәсендә яшәүче күп балалы гаиләгә УАЗ машинасын тапшырачаклар – волонтерлар сугышчыларга ярдәм тарату белән шөгыльләнә. Автомобиль КПРФ лидеры Геннадий Андреевич Зюганов күрсәтмәсе буенча сатып алынды. Ә гуманитар ярдәм җыю “Безнең Бөек Җиңүебез” антифашистик патриотик марш кысаларында оештырылды. Фронтка ярдәм күрсәтүләре өчен барлык сәяси партияләргә, волонтерларга, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр вәкилләренә, фермерларга, Россия язмышына битараф булмаган халыкка рәхмәт белдерәм”,- диде регион башлыгы Алексей Русских.