“Нур” театры – Бакырчы сәхнәсендә

Күптән түгел Ульяновскиның “Киндяковка” мәдәният йорты карамагында эшләп килүче "Нур" татар халык театры коллективы күрше Татарстанның Тәтеш районы Бакырчы авылында гастрольдә булып кайтты.

Танылган драматург Зөлфәт Хәким әсәре буенча куелган "Әниемнең җылы кочагы" спектаклен тамшачылар бик җылы кабул итте - зал озакка сузылган көчле алкышларга күмелде. Әлеге чараны оештыруда матди ярдәм күрсәткән өчен Тәтеш районының "Колос" хуҗалыгы җитәкчесе, Татарстанның иң алдынгы эшкуары Римма Гомәр кызы Сафиулловага ихлас күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай ук клуб мөдире Екатерина Гафурова белән тавыш операторы Нәвил Ибраһимовка, авыл халкына зур рәхмәт. Сау-сәламәт булыйк, кабат очрашырга насыйп итсен!

Хөрмәт белән, “Нур” театры коллективы.