«ТАТАР КЫЗЫ-2025» БӘЙГЕСЕНДӘ КЕМ ҖИҢДЕ

дигән сорауны биреп, танышларыгызны аптыратмас өчен, үзегез финалга килегез!

Язның иң матур бәйгесенең финалы 20 апрельдә 14 сәгатьтә Ульяновскиның затлы Radisson отелендә (Гончаров ур., 25) узачак.

Тамашачыны бай программа көтә. Чараның төп кадагы, әлбәттә, катнашучы кызларның иҗади номерлары булачак.

Бәйгенең махсус кунаклары: кабатланмас тавыш иясе Марат Рамазанов, талантлы җырчы Алсу Туктарова һәм сез яраткан бию коллективы – “Идел” халык бию ансамбле дәртле концерт программасы белән куандырачак.

Кадерле дуслар, сезнең өчен мавыктыргыч программа гына түгел, тәмле фуршет өстәлләре дә әзерләнәчәк. Өстәл артында дуслар һәм фикердәшләр белән аралашу өчен бик яхшы мөмкинлек булачак.

Бу шәп вакыйганың бер өлеше булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! Билетлар сатып алырга өлгерегез, урыннар саны чикләнгән. Билет бәясе - 1000 сум (аерым очракларда ташламалар каралган). Белешмәләр өчен телефон: +7 (996) 222-45-67 (Азат).

Безгә кушылыгыз һәм бу мөһим вакыйганың катнашучысы булыгыз!