“Матур татар кызы-2025”

Ульяновск районында балалар иҗатының “Матур татар кызы-2025” дип исемләнгән муниципаль конкурс узды. Бәйге илебездә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланган иде.

Конкурста районның белем бирү учреждениеләрендә укучы тырыш һәм сәләтле, чибәр татар кызлары катнашты. Бәйгедә җиңүче талантлы гүзәл затларны район башлыгы В.Б.Кузин, район мәгариф идарәсе начальнигы Е.А.Старавойтова һәм татар милли-мәдәни автономиясенең район советы рәисе М.М.Авхадиев бүләкләделәр.

Хәзер инде традициягә кергән иҗат конкурсының нәтиҗәләре дә билгеле. Тимирязевское урта мәктәбенең 11 класс укучысы Эмилия Амерханова 1 нче урынга лаек табылды. Ишеевканың Н.К.Джорджадзе исемендәге күппрофильле лицее 9 класс укучысы Самира Салахова белән Охотничья урта мәктәбенең 8 класс укучысы Әминә Яфизова 2 нче урынны үзара бүлештеләр. Ә Бирючевка мәктәбенең 8 класс укучысы Альмира Дамаева 3 нче урынны алды.