Дәүләт университетында яңа лаборатория ачылды
Ульяновск өлкәсендә функциональ диагностикалауның “ФармИнжиниринг” лабораториясе ачылды. Ул Ульяновск дәүләт университеты базасында эшләячәк. Шушы көннәрдә Губернатор Алексей Русских лаборатория эшчәнлеге белән танышты.
– “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты алдынгы инженерлык мәктәбе үсешенә зур этәргеч бирә. Дәүләт университеты базасында яңа гына ачылган лаборатория башкала лабораторияләре белән беррәттән федераль тикшеренүләрдә катнаша. Белгечләр химиотерапия узган пациентларның йөрәк-кан тамырлары өчен куркынычларны киметү мөмкинлекләрен өйрәнәчәк. Лаборатория югары технологияле җиһазлар белән тәэмин ителгән. Бу подразделение базасында магистрлар белән ординаторлар, шулай ук врачлар практика узарлар дип көтелә. Тагын бер юнәлеш – төбәк халкына квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү. Сәламәтлек саклау министрлыгы алдында лабораториянең хастаханәләр һәм поликлиникалар белән хезмәттәшлек итү мөмкинлекләрен билгеләү бурычы куйдым,- диде Алексей Русских.
Университет мәгълүматларына караганда, яңа лаборатория йөрәк-кан тамырлары авыруларын функциональ диагностикалау сферасында Ульяновск өлкәсе халкына квалификацияле медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук химиотерапия препаратларын һәм даруларны фәнни-тикшерү эшләре белән шөгыльләнәчәк.