Блокада михнәте әле дә тынгылык бирми
Барыш районы хакимият башлыгы Алексей Терентьев Ленинград блокадасы михнәтләрен үз җилкәсендә татыган Равил Сабирҗан улы Гафуровка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы юбилей медален тапшырды.
Хәзер инде еракта, куе томаннар артында калган 1944 елда Равил Сабирҗан улы әле кечкенә генә бала булса да, ул чактагы михнәт һәм газапларны барысын да яхшы хәтерли. Бер телем икмәккә тилмердек, кышның зәмһәрир суыклары тәмам үзәкләргә үтеп керә иде, фашистларның шәһәрне көне-төне бомбага тотулары турында әйтеп торасы да юк, ди Равил ага, күңел хатирәләре белән бүлешеп.
Район хакимияте башлыгы Алексей Терентьев Ленинград блокадасы ветеранына сугыш елларында сынауларга бирешмәве һәм гомере буе Туган илебезгә тугрылыклы хезмәт итүе, мәчет имамы буларак халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен рәхмәт белдерде.
“Каһәр суккан сугыш турында ветераннарның үзләреннән ишетеп без халкыбыз кичергән әрнүләрне бөтен күңелебез белән тоябыз. Хәзерге яшь буынны Равил Сабирҗан улы кебек тәвәккәл, курку белмәс каһарманнарыбыз үрнәгендә тәрбияләргә бурычлыбыз”,- диде район җитәкчесе.