Кемнәр каны синдә, батыр егет?

Хөрмәтле редакция! Сөекле “Өмет”ебезнең 21 февраль санында “Батырга үлем юк, диләр...” дип исемләнгән мәкалә бастырган идегез. Анда Рамил Сафиуллин дигән егетнең махсус хәрби операция (СВО) зонасында барган сугышта күрсәткән батырлыгы, бомба шартлавы нәтиҗәсендә аягын өздерүе, кулы гарипләнүе, бүтән органнарына тән җәрәхәтләре алуы турында язылган иде. Монысы өчен рәхмәт сезгә. Әмма аны тудырып үстергән, куркусыз батыр һәм Ватан сакчысы итеп тәрбияләгән әти-әнисе турында бер генә җөмлә дә юк. Кемнәр каны ага икән Рамилдә? Менә шул хакта да беләсе килгән иде.

Эльвира Бикмурзина,

Инза шәһәре.

Редакциядән:

Газета укучыбызның гозерен бик теләп канәгатьләндерәбез. Җавапны мәкалә авторыннан сорап алдык.

 

Рамилнең әти-әнисе икесе дә күрше Чувашия Республикасының Батыр районыннан. Әтисе Әнсар Исәнтимер улы танылган фронтовик-шагыйрь Кави Латыйповның туган авылы Кызыл Чишмәдән. Әнисе Талия Вәгъдәт Сәйфетдинов кызы – Татар Тимәшеннән. Биш балалы гаиләдә туып үскән. Алар Чабаксар шәһәрендә Чуваш дәүләт авыл хуҗалыгы институтында танышалар. Укуларын 1981 елда тәмамлагач, өйләнешәләр. 1984 елда өлкәбезнең Ульяновск районы Зеленая Роща бистәсенә килеп урнашалар. “Россия” совхозында Әнсар – баш зоотехник, Талия агроном булып эшли. Айнур, Рамил, Ринат исемле өч улларын дөньяга китереп, илебезгә үрнәкле хезмәт итәрлек ир-егетләр итеп тәрбияләп үстерәләр. Үзләре озак еллык фидакарь хезмәтләре, якты йөзләре, соклангыч киң күңелле, чын кешелекле, риясыз ярдәмчел холыклы булулары белән бөтен тирә-якта олы хөрмәт – ихтирамга лаеклы булып гомер итәләр. Балаларының, оныкларының рәхәтен, ярдәмен күреп яшиләр.

Әйе, алма агачыннан ерак төшми, дигән халык мәкале Талия белән Әнсар Сафиуллиннарның улларына карата да бик хак әйтелгән, дияргә тулы нигез бар. Әти-әниләренең каны ага егетләр тәнендә.

Сәгыйть БӘДРЕТДИНОВ.

 

Героебызның әти-әнисе Әнсар һәм Талия Сафиуллиннар, Зеленая Роща бистәсе