Зур Чирекле халкы дини йолаларыбызны саклап яши

Зарыгып һәм шатланып көтеп алган изге вә мөбарәк Рамазан аебыз үтеп тә китте. Әлхәмдулилләһи шөкер, Аллаһы Раббыбызның рәхмәте һәм ярдәме белән бу кадерле кунакны ураза тотып, тәравих намазлары укып үткәрдек, кабуллардан булсын.

Рамазан аенда авылыбыз мәчетләре көн саен җәмәгать белән тулы булды. Берүк вакытта дүрт мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышыннан, тәравих намазлары арасында укылган "Сөбханаллаһ", "Әлвидаг" белән “Әхадән”нән, салаватлардан авылыбыз урамнары тәмам гөрләп торды, моң һәм нурга күмелде.

Ураза тотучылар һәм тәравихка йөрүчеләр арасында яшьләребез, бала-оныкларыбыз да булуы бигрәк сөендерде. Әлһәмдүлилләһи шөкер, безнең авыл халкы ата-бабаларыбыздан рухи мирас, әманәт булып калган милли һәм дини гореф-гадәтләрне, йолаларны кадерләп саклап яши, буыннан-буынга тапшырып килә. Нәсел дәвамчыларыбыз алдагы көннәрдә дә Ислам динен куәтләучеләрдән, үстерүчеләрдән булсыннар иде.

Мөселман кардәшләребез һәрбер өйдә үзләренең бала-оныкларын, күршеләрен, туганнарын чакырып авыз ачтыру мәҗлесләре үткәрделәр. Милләт җанлы, иманлы яшьләребез һәркөн диярлек мәчетләребездә, кафеларда ифтарлар уздырды. Алар сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артына мәхәллә халкын, туганнарын һәм дусларын җыйдылар.

Гомер буе изге эшләр башкарган авылдашыбыз Али Муса улы Сулейманов һәм үзләренең малларыннан күп өлеш чыгарган булдыклы, юмарт малтабарларыбыз ярдәме белән төзелгән, иске мәчет нигезендә калкып чыккан дүртенче мәчетебездә никахлар, хәтем кылдыру, ифтар, Мәүлид мәҗлесләре уздыру күркәм традициягә әверелде. Быел "Муса хаҗи" мәчетендә һәркөн диярлек ифтар мәҗлесләре үткәрелде. Рамазан аеның Кадер кичәсе алдыннан тәравихка йөрүче хатын-кызлар ярдәмендә зурлап авыз ачтырдылар. Әлеге ифтарда 50дән артык хатын-кыз һәм балалар катнашты. Изге вә мөбарәк Рамазан аен олылап һәркайсыбыз үз өлешен кертергә тырышты. Ифтарга кадәр авылыбызның хөрмәтле абыстае Заһирә әби Куликова тирән эчтәлекле вәгазь сөйләде. Сүз уңаеннан, 80 яшьлек Заһирә әбиебезгә иң изге теләгенә ирешергә насыйп булды. Ул Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән ерак җирләргә – Мәккәгә Кече хаҗга барып, Раббыбыз каршындагы изге бурычын үтәп кайтты.

Авылыбызның хөрмәтле абыстае Наҗия хаҗия Муталлиб кызы Сулейманова Коръәни-Кәримнән сүрәләрне бик оста итеп укып, барча әрвахларның да рухларына багышлады һәм дога кылдырды. Моңлы азан тавышы яңгыраганнан соң, хөрмә җимешләре белән авыз ачтык. Аннары бергәләшеп ахшам намазын укып, аш-су осталары әзерләгән тәмле ризыклар, төрле эчлектәге бәлешләр, коймаклар һәм җиләк-җимешләр белән ифтар кылдык.

"Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, барлык изге гамәлләребезне кабуллардан кылсын иде. Алдагы елларда да Рамазан айларын сау-сәламәт булып, шатлыкта, тынычлыкта каршы алырга насыйп итсен. Ил-көннәребез тыныч, имин булсын. Безне хөрмәтләп каршы алып, тәмле ризыклар белән сыйлаган аш-су осталарына - Тәнзилә һәм Алсу Аюповаларга, Найлә Юсуповага, Алсу Куликовага һәм шушы ифтар мәҗлесен оештыручыларга, булышучыларга чын күңелдән олы рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә һәркайсына гаилә бәхете, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, ак бәхетләр насыйп итсен. Донбасс якларына Туган илебезне сакларга һәм якларга киткән ир-егетләребез Җиңү шатлыгы белән өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Шушы мәчетне төзергә булышкан юмарт, булдыклы авылдашларыбызга изге эшләре өчен рәхмәт",- дип Наҗия хаҗия Муталлиб кызы ифтар мәҗлесен тәмамлады.

Аллаһы Тәгалә тырышлыкларыбызны, изге эш-гамәлләребезне кабуллардан кылсын. Әмин!

Халимә РАМАЗАНОВА,

Зур Чирекле авылы.