Балалар мәчеткә бик теләп йөриләр
Димитровград шәһәренең Җәмигъ мәчетендә традицион ислам кыйммәтләрен җәелдерү максатында күп төрле эшләр башкарыла.
Олылар да, яшьләр дә, балалар да – барысы да мәчеткә тартыла. Чөнки мәчетебез маяк сыман мөселман халкын һәрвакыт үзенә чакырып тора. Аллаһы йортында быел гына да бик күп чаралар оештырылды. Матур итеп ураза тоттык, тәравих намазлары укылды, ифтарлар үткәрелде. Менә инде балалар өчен мәчеттә уку елы да ахырына якынлашты.
Мәчетебездә озак вакыт инде ел саен кырыкка якын бала дини белем һәм әхлакый тәрбия ала. Анда йөрүчеләр саны елдан-ел арта бара. Укучылар гарәп графикасын, татар телен һәм намаз укырга өйрәнәләр. Изге Рамазан аенда күп кенә балалар тәравих намазын мәчеткә йөреп укыдылар.
Мәдрәсәдә уку елы тәмамлану һәм Ураза бәйрәме уңаеннан мәчетебездә шәкертләрнең чыгарылыш кичәсе һәм мәҗлес оештырылды. Анда балалар һәм аларның әти-әниләре, әбиләре катнашты.
Мәҗлесне мәчетебез имам-хатыйбы Ильяс хәзрәт Мухутдинов башлап җибәрде. Ул балаларның кыш айларында тырышып дини белем алулары, җәйге каникуллар вакытында да мәчеткә сабак алырга бик теләп йөрүләре турында шатланып, горурлык хисе белән сөйләде. Хәзрәт күп кенә балаларга һәм укытучыларга мактау сүзләре ирештереп, аларны канатландырып җибәрде. Аннары балалар Коръән сүрәләре укыдылар, татар теле буенча викторинада, төрле уеннарда катнаштылар. Шулай ук сүрәләр һәм аятьләр уку буенча мастер-класс күрсәттеләр. Танылган мөгаллимә Аблязова Сәвия Халик кызы балалар белән шушы изге эшләрне бик унышлы алып бара. Ул үз эшләрен яратып башкаручы мөгаллимәләр - Мингачева Винера Шәрифҗан кызы, Зиатдинова Фәридә Зәки кызы, Гиниятуллова Эльвина Эльбрус кызы һәм Мингачева Гөлфия Самат кызы белән кулга-кул тотынышып эшли. Ә Нигматуллов Наил Гайса улы малайлар белән дәресләр үткәрә. Шулай ук Димитровград шәһәренең «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Афандеева Римма Мөнир кызы һәм татар автономиясенең «Сүнмәс йолдызлар» ансамбле җитәкчесе Миләүшә Шәвкәт кызы Халитова да шундый чараларда бик теләп катнашалар. Алар бергәләп, аңлашып эшләп зур уңышларга ирешә. Шунысы да игътибарга лаек: шәкертләребез очрашуга мөселманча матур итеп киенеп, ныклап әзерләнеп килгәннәр иде. Укучылар үзләренең осталыкларын күрсәтеп, барыбызны да сөендерделәр.
Балаларны һәм әти-әниләрне мәчет чәйханәсендә тәмле ризыклардан әзерләнгән мул табын көтә иде. Ильяс хәзрәт шәкертләргә мәхәллә исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырды. Әти-әниләр һәм кунаклар күркәм очрашудан канәгать булып киттеләр.
Шәкертләребезнең чыгарылыш кичәсе менә шулай матур гына үтеп китте. Тиздән балаларны мәчеттә җәйге яллар – дин дәресләре, ә олыларны Корбан бәйрәме көтә.
Галия ХАСАНОВА-ГИНИАТУЛЛИНА,
Димитровград шәһәре.