8 март – Халыкара хатын-кызлар көне
Кадерле һәм хөрмәтле Ульяновск өлкәсе хатын-кызлары! Чын күңелдән сезне Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Чибәр, игелекле, ягымлы һәм акыллы, зирәк булуыгыз өчен язның шушы көнендә сезгә тирән ихтирамыбызны һәм соклануыбызны белдерәбез. Сез – дөньяны яктылык, нур һәм гармония белән тулыландыручылар. Сезнең кайгыртучан кулларыгыз өйләрдә һәм эш урыннарында уңайлылык булдыра, ярдәмегез һәм яратуыгыз янәшәгездә булучыларга көч һәм ышаныч өсти. Без, ир-атлар, сезнең игелек күрсәтүегездән илһамланып, тагын да яхшырак булабыз.
Сезнең хезмәтегез бәһасез һәм күпкырлы. Сез төрледән-төрле сфераларда: мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, бизнес, фән өлкәсендә эшлисез. Сезнең күбегез, җитәкчеләр һәм төрле юнәлештәге профессионаллар буларак, инновацияләр кертеп һәм үз эшчәнлегегездә югары нәтиҗәләргә ирешеп, көн саен Ульяновск өлкәсе хакына хезмәт итә.
Сез – традицион гаилә кыйммәтләрен саклаучылар. Сезнең тырышлык һәм кайгыртучанлык күрсәтүегез нәтиҗәсендә балаларыбыз тәрбияләнеп үскән мохит барлыкка килә. Мәхәббәт, үзара аңлашу һәм ярдәмләшү – болар сез сакчыл рәвештә буыннан-буынга тапшырып килгән кыйммәтләр. Сез иң яхшы традицияләрне саклап калып һәм яңа буыннарга үсеш юлыннан барырга мөмкинлек биреп, безнең өлкәнең киләчәген төзүчеләрне тәрбиялисез.
Кадерле хатын-кызлар! Әлеге көн сезгә җылылык һәм яктылык бүләк итсен, ә тормышыгызда шатлыклы мизгелләр, елмаюлар һәм гармония мөмкин кадәр күбрәк булсын.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы А.Ю.Русских.