Фермерлар җирне эшкәртә
Губернатор Алексей Русских өлкә фермерларының ел саен үткәрелә торган съездында катнашты.
“2030 елга кадәр фермер хуҗалыклары санын сизелерлек дәрәҗәдә арттыру бурычы куябыз. Алар – авылларыбыз өчен терәк һәм таяныч. Авыл районнарында эшли генә башлаучы фермерлар өчен җир активлары булдырылачак. Шулай ук Ульяновск дәүләт аграр университеты базасында фермерлык буенча аерым факультет ачу күздә тотыла. Безнең фермерлар төбәктәге чәчүлек мәйданнарының 30 процентын эшкәртә: ашлык, шикәр чөгендере, көнбагыш, яшелчә җитештерәләр. Язгы кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсен карадык. Аграрийларга чәчү эшләрен башкару өчен бюджеттан ярдәм җитәрлек күләмдә күрсәтеләчәк”,- диде Губернатор.
Хәзерге вакытта Ульяновск өлкәсе фермерлары чәчүлек мәйданнарының 30 проценттан артыгын эшкәртә. Төбәктә җитештерелгән ашлыкның 24 проценты, шикәр чөгендеренең 35 проценты, көнбагышның 30 проценты, яшелчәләрнең 19 проценты, сөтнең 13 проценты фермерлар өлешенә туры килә. Товарлы балыкны тулысынча диярлек фермер хуҗалыклары үстерә.
Өлкәнең АПК һәм авыл территорияләре үсеше министры Алексей Леушкин хәбәр итүенчә, бүген төбәгебездә барлыгы 1023 фермер хуҗалыгы исәпләнә. 2017 ел белән чагыштырганда, бу – ике тапкырга күбрәк.
Губернатор фермерларга дәүләт бүләкләрен дә тапшырды. Чынлы районы Яңа Тимерчән авылы фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илгиз Хамзин Почет грамотасына лаек булды.