Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыевның 8 март бәйрәме белән котлавы

Кадерле хатын-кызларыбыз!

Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән Сезне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Язның тәүге бәйрәме гүзәл чəчəклəр, шат елмаюлар һәм изге теләкләр белəн уралсын.

Татарларда хатын-кызларыбызга карата хөрмәт күрсәтү һәм ихтирамлы булу элек-электән килгән гадәт, чөнки яшәешебезне, тормышыбызны гүзәл затларыбыздан башка күз алдына да китереп булмый. Дөньяны ир-ат акылы алып барса, тормыш матурлыгын хатын-кыз тудыра.

Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, сез – гаилә учагының җылысын саклаучылар да, нәсел дәвамчыларыбызны тәрбияләүчеләр дә, авыр вакытларда безне юатучылар да.

Кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез, тормыш иптәшләребез, дусларыбыз, хезмәттәшләребез! Сезгə чын күңелдəн саулык-сəламəтлек, күңел тынычлыгы, хатын-кыз бəхете һəм шатлык-куанычлар телим! Яз сезгə җылы кояш нурларын, ə ир-егетлəребез йөрəк җылысын бүлəк итсен, гаилəлəрегездə иминлек һəм муллык хөкем сөрсен! Бәйрәм белән!

Иң изге теләкләр белән,

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г.Шәйхразыев.