Махсус хәрби операциягә булышкан өчен
Ульяновск шәһәр Думасы рәисе Илья Ножечкин Ульяновск өлкәсенең Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты җитәкчесе Альбина Кипчатовага “Махсус хәрби операциягә булышлык күрсәткән өчен” (“За содействие специальной военной операции”) дип аталган күкрәк билгесе тапшырды.
“Әлеге бүләкне безнең команданың уртак казанышы буларак кабул итәм. Без бергә эшлибез һәм уртак тырышлык белән уңай нәтиҗәләргә ирешәбез. Киләчәктә дә хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә булышлык күрсәтүне дәвам итәчәкбез. Бары тик бердәм булсак кына яңа үрләр яуларбыз һәм Туган илебезне саклаучыларга тагын да күбрәк ярдәм итәрбез. Җиңү, һичшиксез, безнеке булачак!”- ди Альбина Кипчатова.