Автономия рәисен бүләкләделәр
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнде.
Мәркәзебез Казанда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләренең чираттагы җыены узды. Җыенның пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов милләттәшләребезгә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Ульяновск өлкәсе вәкиле дә бар иде. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены медаленә лаек булды. Рамис Фарук улының кырык елга якын милләтебезгә тугрылыклы хезмәте республика җитәкчелеге тарафыннан әнә шулай югары бәяләнде.
Рамис Сафин – танылган журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, төбәгебез татарларының лидеры. Ул ике дистә елга якын “Чишмә” телетапшыруларын алып барды. 2012 елдан “ТНВ” телеканалының Ульяновск корпунктын җитәкли. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе буларак туган телебезне һәм мәдәниятебезне үстерүгә зур өлеш кертә. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр иясе.