Муса Җәлилнең беренче никахлы хатыны Татар Колмаерыннан
Чардаклы районы үзәк китапханәсендә патриот-шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Ишетелгән һәм ишетелмәгән яңалыклар” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды.
Өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина инициативасы һәм Чардаклы бистәсе “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Венера Залалетдинова тырышлыгы белән оештырылган очрашуда өлкәннәр һәм балалар Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган шигырьләрен укыдылар, җырларын башкардылар, әдипнең тормыш һәм иҗат юлын искә төшерделәр. Патриот-шагыйрьнең соңгы елларда гына билгеле булган шәхси тормышына кагылышлы яңалык – аның Ульяновск өлкәсенә турыдан-туры бәйле булуы кичәнең төп темасына әверелде.
Иң әүвәл районның имам-мөхтәсибе Усман хәзрәт Айбулатов каһарман язучының һәм барча әрвахларның да рухларын шатландырып дога кылдырды.
Аннары өлкә татар автономиясе рәисе Рамис Сафин төбәгебездә Муса Җәлил истәлегенә багышлап уздырылган чаралар белән таныштырып үтте.
“15 февральдә автономия тарафыннан Муса Җәлил атналыгына старт бирелгән иде. Өлкә мәктәпләрендә, китапханәләрдә, мәдәният учакларында патриот-шагыйрьгә багышланган чаралар уза. Без үзебезнең геройларыбызны белергә, аларның батырлыгы турында яшь буынга түкми-чәчми җиткерергә бурычлы”,- диде автономия рәисе һәм әлеге кичәне оештыру максатында зур тырышлык куйган өчен район китапханәсе җитәкчесе Венера Залалетдиновага рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Тамашачы игътибарына Казанның Муса Җәлил музееннан юлланган видеоязма тәкъдим ителде. Музей җитәкчесе Ләйсән Харрасова әдипнең гаиләсе яшәгән музей-фатир белән якыннан таныштырды. Видеосәяхәт бик тә эчтәлекле килеп чыкты, милләттәшләребез үзләрен музейда булган сыман хис иттеләр.
“Өмет” газетасы редакциясенең җаваплы сәркатибе Рузия Хәлимова танылган язучы Рафис Корбанның “Ватан” романына нигезләнеп, Муса Җәлилнең тормыш юлы Ульяновск өлкәсенә бәйле булуын дәлилләүче кызыклы мәгълүматлар белән таныштырды.
“2002 елда педагогик хезмәт ветераны Равия Абдулинаның “Сембер татарларының мәдәни мирасы” дип аталган китабы дөнья күрде. Әлеге җыентыкта, Чардаклы районы Татар Колмаеры авылы - Муса Җәлилнең беренче никахлы хатыны Рауза ханымның туган җире, дигән юллар бар. Бу мәгълүмат озак еллар дәвамында халыктан яшерен сер итеп сакланды. Ниһаять, әлеге сер капчыгы чишелде. Чынлап та, якташыбыз Рауза Хисмәтуллина Муса Җәлилнең беренче никахлы хатыны була. 1935 елда аларның балалары – уллары Альберт дөньяга килә. Рауза ханым Татар дәүләт академия театрында эшли, танылган җырчы Зифа Басыйрова белән аралашып яши. Кызганычка, Муса Җәлил белән Рауза ханымга гаилә тормышы белән озак яшәргә насыйп булмый. Уллары тугач, алар аерылышалар. Соңрак Рауза ханым икенче тапкыр кияүгә чыга. Гомеренең соңгы көннәрен Ижевск шәһәрендә үткәрә, шунда фани дөньядан бакыйлыкка күчә.
Альберт Җәлилов хәрби хезмәткәр була. Унике ел дәвамында Германиядә хезмәт итә. Әтисенең батырлыгы белән горурланып яши ул. Отставкага киткәч, Альберт Муса улы Казан дәүләт университетының хәрби кафедрасында студентларга белем бирә. Кызганычка, аның гомере бик кыска була шул. Ул 1999 елда 64 яшендә фанилыктан бакый дөньяга күчә. Альбертның ике улы – Муса Җәлил белән якташыбыз Рауза ханымның оныклары Альберт белән Камил хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшиләр.
Муса Җәлилнең тагын ике баласы – икенче хатыны Зәкия ханымнан кызы Люция һәм рәсми теркәлгән хатыны Әминә ханымнан кызы Чулпан тууы турында да мәгълүм.
Тагын бер кызыклы мәгълүмат: Новоспасское район үзәгендә гомер кичергән милләттәшебез – Бөек Ватан сугышы ветераны Мәсум Имади улы Салихов әсирлектә – пленда чакта Муса Җәлил белән очраша. Алар Польшаның Радом төрмәсендә күрешәләр. Мәсум Имади улы курку белмәс Мусаның батырлыгы, тәвәккәл булуы турында якыннарына еш сөйли, тоткынлыкта күргәннәрен дәфтәргә язып калдыра. Мәсум ага Салиховның хатыны Тәскирә апа әлеге кулъязмаларны кадерләп саклый һәм берничә ел элек безнең редакция хезмәткәрләренә алар белән танышырга насыйп булды”,- диде Рузия Хәлимова.
Әдәби кичәдә район мәдәният йортының балалар театры артистлары, Үрән урта мәктәбе укучылары Айзә Молоткова, Ранис Дәминов, Камил Шараев, “Ак калфак” оешмасы активистлары Рушания Насыйрова, Рузалия Горбунова, Саҗидә Мөбарәкшина, Гөлсинә Герасимова, Наилә Потеева һәм мәдәният хезмәткәре Наталья Шубина патриот-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен рус һәм телендә сөйләделәр. Лилия Хузеева җитәкчелегендәге “Кызлар күңеле” ансамбле һәм Үрән авылыннан Наилә Зәбихуллова әйдәп барган “Дуслык” актив озак яшәү үзәге вәкилләре очрашуны моңлы җырлары белән бизәде.
Рузия ХӘЛИМОВА.