Әниләр
8 март бәйрәме белән!
Җан иңә бала тәненә,
Тик әни аны сизә:
Йөрәгендә шатлык туа,
Күңеле күктә йөзә.
Менә бала тавыш бирә -
Анада өмет туа.
Киләчәге якты булсын, дип
Һәркөн ул дога кыла.
Сулар ага, үтә көннәр,
Еллар сыный безнең көчне.
Белеп булмый аның санын -
Әллә әзме, әллә күпме?
Бергә узган еллар, юллар,
Борчылулар һәм шатлыклар,
Җиңелүләр һәм җиңүләр,
Казанышлар, мәшәкатьләр...
Әни белән бергә булу -
Уңышлы һәм эчтәлекле.
Балаларга да телим мин
Сездә булган эчтәлекне.
Ышанычлы таяныч син,
Көчеңне син аямыйсың.
Алга өнди һәр адымың,
Эшләмәгән эш күп, дисең.
Адымнарың кыскармасын,
Йөзеңә кайгы кунмасын,
Йөрәгең алга омтылсын,
Мәшәкатьләр борчымасын.
Тылсымлы синең карашың -
Киртәләрне җимерүче,
Авырлыкны җиңеләйтүче,
Уңышларга җиткерүче.
Онытмагыз, яшьләр, картлар -
Әниләр янәшә атлар,
Авырлыктан, ялгышлыктан
Йөрәге типкәндә саклар!
Шаләм БАГАУТДИНОВ,
Ульяновск шәһәре.