Галяутдиновлар гаиләсе Казаннан Новоспасскоега күченгән
Күрше Татарстан башкаласында яшәүче яшь пар – Галяутдиновлар гаиләсе Ульяновск өлкәсенең Новоспасское район үзәгенә күченеп килгән.
Гаилә башлыгы Айрат Иршат улы Галяутдинов үзенең профессиональ юлын 2008 елда элемтә линияләрен электромонтажлаучы буларак башлап җибәрә. Татарстан Республикасының иң зур элемтә операторы – “Таттелеком” ширкатендә эшләү дәверендә ул гади белгечтән әйдәп баручы инженер дәрәҗәсенә күтәрелә. Үзенең бай хезмәт тәҗрибәсенә таянып, кеше йөзен һәм автомобиль номерларын танырга ярдәм итүче видеоаналитика системалары булдыру, ясалма интеллект һәм компьютер карашын куллану өлкәсенә бәйле масштаблы проектларын тормышка ашыра. Әлеге проектлар Айрат Иршат улына зур казанышларга ирешүдә фундамент булып тора.
2024 елда Новоспасскоеның “Проминвест” ширкате талантлы инженерны үзләренә эшкә чакырган. Галяутдиновлар гаиләсе тәвәккәл адымга барып, яңа урынга килеп урнашырга да өлгергән инде. Айрат Иршат улының тормыш иптәше Эльвира Наил кызына да Новоспасскоеда эш урыны табылган – ул поселок үсешенә үз өлешен кертеп, “НовоГрад” төзелеш компаниясендә хезмәт итә.
Айрат Иршат улы 2024 елның 12 апрелендә “Цифротех” компаниясен эшләтеп җибәргән. Әлеге компания кыска гына вакыт эчендә үзен динамикалы рәвештә үсеш юлыннан баручы оешма буларак таныткан. 2024 елның икенче яртыеллыгында Новоспасское районында 40 “акыллы” видеокүзәтү камерасы урнаштырылган, алар тәүлек буе мониторинг алып баруны һәм потенциаль куркынычлар турында автомат рәвештә белдерүне тәэмин итә. “Цифротех” ширкате шулай ук промышленность предприятиеләрендә гадәттән тыш ситуацияләр булдырмау системасын гамәлгә кертү өстендә дә актив эшли.
Галяутдиновлар гаиләсе Новоспасское бистәсе тормышында, төрле ярышларда, конкурсларда һәм чараларда бик теләп катнаша. Айрат Иршат улы белән Эльвира Наил кызының мәхәббәт җимешләре – уллары спорт секцияләренә йөри, үзенең иҗади сәләтен күрсәтә.
2025 елның ахырында Галяутдиновлар гаиләсе “Южный” микрорайонындагы ике бүлмәле фатирга күченеп, өй туйларын үткәрергә ниятли.