Бүлгәләү омтылышларын булдырмаска!

Җәмгыятьне милли һәм дини билгеләр буенча бүлгәләү омтылышларын булдырмаска, аларга юл куймаска кирәк. РФ Президенты Владимир Путин Федераль иминлек хезмәте коллегиясенең ел йомгакларына багышланган утырышында әнә шул хакта белдерде.

“Экстремизм һәм терроризм белән кискен һәм һөҗүмчел көрәшергә, җәмгыятебезне таркату, бүлгәләү, төрле милләт һәм дин вәкилләрен бер-берсенә каршы котырту омтылышларын булдырмаска, аларга юл куймаска кирәк”,- дип белдерде Россия лидеры.

“Россиягә, безнең күп милләтле һәм күп конфессияле дәүләтебезгә атакалар баруын без барыбыз да яхшы аңлыйбыз”,- дип өстәде Путин, коллегия утырышында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.