Айрат Хайруллин “Геройлар заманы” программасында катнаша

Һәрвакыт һәм һәркайда укырга. Ульяновскида яшәүче милләттәшебез – махсус хәрби операциядә катнашучы, “Геройлар заманы” федераль программасын тәмамлаучы Айрат Хайруллинның девизы әнә шундый.

Айрат СВОның башыннан ук фронтта була, Гостомель операциясендә катнаша. Аннары – каты яралану, госпиталь, озакка сузылган реабилитация. Хәзер военкоматта хезмәт итә, патриотик чараларда катнаша, яшьләребез белән эшли.

Иң мөһиме – белем алу, гыйлемен камилләштерү кирәклеге турында онытмый. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр һәм дәүләт ярдәме бар. Айрат “Геройлар заманы” федераль программасы һәм квалификацияне күтәрү программасы буенча белем алган, шулай ук УлГУның юридик факультетына укырга кергән. Алдагы көннәрдә СВОда катнашучылар өчен “Сембер җире геройлары” өлкә проектында үзен сынап карарга җыена.

“Безнең төбәк белем бирү программасы үткән атнада старт алды. Кызыксынучылар бик күп – 100дән артык заявка килгән. “Сембер җире геройлары” проекты – ул Туган илебезне саклаучылар өчен экономика, финанслар һәм идарә сферасында белем алу, тәҗрибә туплау, стажировка үтү мөмкинлеге. Проектта катнашучыларга “Дәүләт һәм муниципаль идарә” юнәлеше буенча диплом бирелә”,- ди Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских.  

Заявкаларны герои73.рф сайтында бирергә мөмкин.