Җиңү көнен Кенигсбергта каршылаган
Димитровград шәһәрендә, Иске Майна район үзәгендә һәм Иске Кызылсу авылында Дан орденының тулы кавалеры Абдулла Бильданов истәлегенә бюстлар куелган.
Абдулла Бильдан улы Бильданов 1911 елның 3 январенда Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында туа. 1944 елдан ВКП/КПСС әгъзасы. Тулы булмаган урта белемле. Сугышка кадәр Комсомольск-на-Амуре шәһәрендә яшәп, горпромсоюзда товаровед булып эшләгән.
1941 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1943 елның ноябреннән – фронтта. Псков өлкәсен һәм Балтыйк буе республикаларын азат итүдә катнаша, Көнбатыш Пруссиядә дошманга каршы сугыша.
1944 елның 22 апрелендә Торошино авылы тирәсендә дошман оборонасын өзгән вакытта 435 нче укчылар полкы старшинасы Бильданов киеренке моментта укчылар подразделениесе белән командалык итүне үз өстенә ала һәм сугышчыларны штыклы атакага күтәрә. Ул дошман контратакасына каршылык күрсәтеп, пулемет уты белән унга якын фашист солдатын юк итә. 1944 елның 5 маенда имзаланган приказ нигезендә старшина Абдулла Бильданов 3 нче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнә.
1944 елның 5 августында старшина Бильданов командалык иткән 277 нче аерым разведка ротасының бер төркем разведчиклары Плявиняс торак пункты тирәсендә дошман тылына үтеп керә. Разведчиклар дошманның тере көче һәм хәрби техникасының дислокациясе, ут нокталары, ягулык һәм хәрби припаслар складлары урнашкан урыннар турында кыйммәтле мәгълүматлар җыеп ала. Разведчиклар группасының китүен ышыклап, старшина Бильданов шәхсән үзе 5 дошман солдатын юк итә һәм немец офицерын әсирлеккә – пленга ала. 1944 елның 6 сентябрендәге приказ нигезендә старшина Абдулла Бильданов 2 нче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнә.
1944 елның 5 октябрендә Мемель-Тельзит тимер юлы тирәсендә батальон парторгы старшина Бильданов укчыларны штыклы атакага күтәрә һәм чигенүче дошманның артыннан барып, сугышчылары белән бергә уңайлы, җайлы рубежга урнаша. Әлеге каты бәрелешләр вакытында унбиштән артык фашист солдатын һәм дошманның биш ут ноктасын юк итә.
СССР Верховный Советының 1945 елның 24 мартындагы указы нигезендә, старшина Абдулла Бильданов дошман илбасарларына каршы сугышларда батырлык, кыюлык һәм тәвәккәллек үрнәкләре күрсәткән өчен 1 нче дәрәҗәле Дан ордены белән бүләкләнә. Татар егете Дан орденының тулы кавалеры була.
Озакламый кече лейтенантлар курсларын тәмамлый. Җиңү көнен Кенигсбергта каршылый. 1945 елда кече лейтенант Бильданов демобилизацияләнә. Туган якларына кайта. Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшәп, урман комбинаты ОРСында начальник булып эшли.
1978 елның 6 сентябрендә вафат була. Димитровградның иске мөселман зиратында җирләнгән.
Дан орденының тулы кавалеры, күп медальләр иясе.
Димитровград шәһәренең Геройлар Аллеясында, Иске Майна эшчеләр бистәсендә һәм туган ягы – Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында Абдулла Бильданов истәлегенә бюстлар куелган.
И.ХАСИБОВ.