Карт бабаларым дошманның кирәген биргәннәр
Минем карт бабаларыма Бөек Ватан сугышының утлы юлларыннан үтәргә туры килә.
Әтием ягыннан карт бабам Нәбиулла Ярулла улы Мунзафаров 1915 елның 15 июнендә Зур Чирекле авылында туа. 1941 елның июлендә ул фронтка китә. Беренче сугышчан чирканчыкны Калинин өлкәсенең Ржев тирәсендә ала. 1943 елда Көнбатыш һәм Калинин юнәлешендәге сугышларда кыюлык үрнәге күрсәтүе өчен карт бабам Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.
1943 елның җәендә Ленинград фронтына барып эләгә. Нәбиулла Мунзафаровның орудиеләр расчеты солдатлары Пулков биеклекләре тирәсендә аеруча зур каршылык күрсәтүче гитлерчыларга каршы чын батырларча сугышалар. Безнең гаскәрләр немецлар оборонасын өзеп, позицияләрне бер-бер артлы яулап ала. Ниһаять, Ленинград һәм Волхов фронтлары тырышлыгы белән блокада өзелә. Ленинград тирәсендәге сугышларда безнең солдатлар һәм офицерлар массакүләм геройлык күрсәтә. Туган илебез аларның батырлыгын югары бәяли. “Катюша” командиры, 321 нче гвардияле миномет Кызыл Байраклы Пушкин полкының гвардияле өлкән сержанты Н.Я.Мунзафаров “За оборону Ленинграда” медаленә лаек була.
1944 елда карт бабам Балтыйк буе фронты гаскәрләре составында Эстония, Латвия һәм Литва җирләрен гитлерчы илбасарлардан азат итә. Аннары 3 нче Украина фронты гаскәрләре составында Венгрия, Австрия һәм Чехословакия шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Вена тирәсендәге сугышларда батырлыгы өчен карт бабам 3 нче дәрәҗәле Дан ордены һәм “За взятие Вены” медале белән бүләкләнә. Ул Җиңү көнен Чехословакиядә каршылый.
Әнием ягыннан карт бабам Исхак Шакир улы Абушаев 1915 елда Зур Чирекле авылында дөньяга килә. Әтисе – Шакир, әнисе – Зәйдә исемле. 1939 елда карт әбием Равза белән гаилә корып җибәрә. Сугышка кадәр колхозда тракторист булып эшли. 1941 елның январенда беренче мәхәббәт җимешләре – кызлары Фәрисә туа. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлангач, авылдан беренчеләрдән булып фронтка алына. Подольск шәһәренә барып эләгә. Октябрь аенда аларны Пензаның Селикса хәрби частенә укырга китерәләр. Карт әбием көн саен диярлек аның янына хәл белергә барып йөри һәм ирен икенче тапкыр сугышка озатып кала.
Фронтта карт бабам танкист булып биш ел буе фашистларга каршы сугыша. Кызганычка, аның документлары сакланмаган. Әбием әйтүенчә, сеңелләре уйнаган вакытта хәрби билетын ертып ташлаганнар. Ә менә бердәнбер фотосурәте, кашыгы белән котелогы сакланган. Әнием аларны мәктәп музеена тапшырды. Карт бабамның бертуганнары Исмаил белән Шакир яу кырында хәбәрсез югалган.
Карт әбием иренең фронттан кайтуын биш ел буе зарыгып, түземсезлек белән көтә. Ул сугыштан исән-сау кайтып төшә. 1953 елның январенда карт бабам фаҗигале рәвештә үлә.
Явыз фашистларга каршы батырларча сугышкан карт бабаларым белән горурланам. Алар турында истәлекләрне кадерләп саклыйм!
Дилә МУНЗАФАРОВА,
Зур Чирекле урта мәктәбенең 7 “Б” классы укучысы.