“Ак калфак”тан – СВО зонасына
Ульяновск өлкәсендә эшләп килүче "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы әгъзалары СВО - махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә гуманитар ярдәм җыеп озатуда актив катнашалар.
Туган илебез язмышына битараф булмаган гүзәл затларыбыз Донбасс якларында Россиянең киләчәге хакына батырларча сугышучы солдатларның әти-әниләре, хатыннары һәм балалары өчен мәҗлесләр үткәрәләр, һәрдаим милли ризыкларыбызны пешереп фронтка озаталар. Күптән түгел аш-суга уңган хуҗабикәләр күмәкләшеп токмач кискәннәр иде. Ә үткән якшәмбедә “Держава” ресторанына җыелып, алар кабат токмач кистеләр, чәкчәк һәм бавырсак пешерделәр. 23 февраль бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне якынлаша, милли ризыкларыбыз илебез азатлыгы өчен көрәшүче ир-егетләребезгә бәйрәм күчтәнәче булсын, аларга көч һәм дәрт өстәсен, ди "Ак калфак"лылар.