Тәлгать Таҗетдин: Шовинистлык, дини яки милли түзмәүчелек идеяләре Россия халыкларына чит нәрсә

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти, Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин ватандашларыбызның бердәмлеген ныгыту кирәклеге турында белдерде һәм җәмгыятьтә агрессия белән ызгыш таратмаска өндәде. Аллаһы Раббыбыз кануннары буенча барлык традицион диннәр тарафдарлары да Китап әһелләре, әһле әл-китаб булып исәпләнә, диде ул.

“Барча галәмнәрнең, җир вә күкләрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләнең изге Китапларында - Тәурат, Зәбур белән Коръәндә көч куллану белән агрессиягә чакыру, өндәү юк һәм булырга да мөмкин түгел. Без, кешеләр, бөтен кешелек дөньясы - һәммәбез дә Адәм Атабыз белән Һава Анабызның балалары, барчабыз да үзара туганнар, кардәшләр. Изге Коръәни-Кәримдә без Раббыбызның бөтен кешелек дөньясына да туганнарча игелекле мөнәсәбәттә булырга кушуын, әмер итүен күрәбез. Аллаһының Рәсүле Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.а.в.с.) үзенең хәдисендә: “Үзенә теләгәнне башкаларга да теләмичә торып, беркем дә чын иманлы була алмас”,- дип әйткән. Шулай ук ул: “Үзе белән янәшәдә яшәүче Китап әһелләрен рәнҗетүче яки аларга явызлык кылучы мине дә рәнҗеткән, кыерсыткан булыр. Мин Кыямәт көнендә Аллаһы Раббыбыз каршында мине рәнҗетүчене гаепләүче һәм аңа карата дәгъва белдерүче булырмын!”- дигән дип белдерде Россиянең Баш мөфтие.

Россия мөселманнарының дини лидеры сүзләренчә, бу мөэмин-мөселманның фани дөньяда үзе аралашып яшәгән һәрбер кешегә, аеруча да Китап әһелләренә хөрмәт вә ихтирам күрсәтергә, аларны яратырга бурычлы булуына дәлил булып тора.

“Фәкать Раббыбыз - иң югары хөкемдар! Безнең бөек Ватаныбыздан читтәге низаглар - Якын Көнчыгыштагы яки башка җирләрдәге вакыйгалар аркасында җәмгыятебездә ызгыш һәм агрессия таратырга кирәкми. Геополитик дошманнарыбыз, Россия халыкларының гасырлар дәвамында барлыкка килгән бердәмлеген җимереп ташларга омтылып, безне этник һәм конфессиональ - дини билгеләр буенча бүлгәләү максаты куялар”,- диде Тәлгать Сафа Таҗетдин.

Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе фикеренчә, традицион диннәр вәкилләре гасырлар буе, рухи кыйммәтләрне саклап һәм арттырып, үзара тыныч һәм дус-тату, аңлашып яшиләр.

“Киләчәктә дә нәкъ менә шулай булырга тиеш. Шовинистлык, дини һәм милли түзмәүчелек идеяләре Россия халыкларына чит нәрсә. Аеруча да хәзер бөтен ил халкының, бердәм Туган илебездәге традицион конфессияләр вәкилләренең бөтен көче һәм тырышлыгы җәмгыятебезнең һәм Бердәм Держава - Россиянең рухи-әхлакый нигезләрен ныгытуга юнәлдерелгән”,- диде Шәйхелислам Тәлгать Сафа Таҗетдин.