Чын күңелдән!

Бөтен гомерен халыкның сәламәтлеген саклауга багышлаган хөрмәтле милләттәшебез – Россия Федерациясенең атказанган врачы, Сәламәтлек саклау отличнигы, озак еллар Ульяновскиның ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә хирургия бүлеге мөдире булып эшләгән Сәйдәш Миргасыйм улы Шамсутдиновның 31 октябрьдә 75 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Сәйдәш Миргасыймович! Ихлас күңелебездән Сезне юбилейлы туган көнегез уңаеннан тәбрик итеп, милләт җанлы булуыгыз, күп кешегә ярдәм кулы сузуыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә Сезгә кояштай озын гомер, корычтай нык исәнлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы насыйп итсен.
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе,
“Өмет” газетасы редакциясе.